Алабугада Россия кече шәһәрләренең исемле алмагачлары бакчасы барлыкка киләчәк

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Россия кече шәһәрләренең исемле алмагачлары бакчасы Алабугада булачак. Спас ярминкәсе көннәрендә Алабугада  «Традицияләрнең табигыйлыгы» Россия кече шәһәрләренең II Фестивале узачак. Аны тантаналы ачу  чаралары 6 августка планлаштырылган. Фестивальнең учредительләре һәм оештыручылары булып Россия кече туристик шәһәрләре берләшмәсе, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тора. Проект Россия мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.   

 Фестивальдә кече туристик шәһәрләр берләшмәсенең 9 шәһәр-вәкиле катнаша: Алабуга,  Углич, Каргополь, Соликамск, Елец, Кунгур, Мышкин, Суздаль, Тобольск. «Күпсанлы һәм төрле мәдәни, иҗади мәйданчыклар, колорит сәүдә рәтләре, фольклор чыгышлар һәм кулланма сәнгать һәм халык промыселлары мастер-класслары бәйрәм атмосферасы тудырачак, фестиваль чараларын бизәп торачак», - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International