Сергей Иванов Богоявленский соборы манарасындагы яңа күзәтү мәйданчыгында булды

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Богоявленский соборының танылган манарасы эчендәге яңа күзәтү мәйданчыгында булды. Чиркәү манарасы  әлегә кадәр шәһәрдә иң биек биналарның берсе булып тора – 74 метр. Корылма 1895 елдан алып 1897 елга кадәр төзелгән, махсус манара  өчен Мәскәүдә 8,5 тонналы кыңгырау ясалган!

Казанны шушы биеклектән үз күзләрең белән күрү өчен 218 баскыч менәргә кирәк. Менгәндә уникаль кирпеч кладканы һәм борынгы агач балкаларны күрергә була. Ә инде югарыдагы мәйданчыктан 360 градус ракурс белән Казанның кабатланмас күренеше ачыла.        

Керү билеты да кыйммәт түгел – өлкәннәр өчен ул 100 сум, 12 – 18 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр өчен – 50 сум тора. Ә иң кечкенәләр бушлай керә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International