Татарстанда «Ривьера» кунакханәсе төбәктә беренче булып «Хайваннар белән сәяхәт» сертификатын алды. Димәк, биредә хайваннар белән кунаклар өчен барлык шартлар да тудырылган: уңайлы номерлар, урамда йөрү өчен махсус мәйданчыклар, гипоаллерген җыештыру һәм хайваннар өчен башка хезмәтләр. Сертификация «Роскачество-Туризм» сертификацияләү органы тарафыннан үткәрелгән һәм кунакханәгә туристларны җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Чәк-чәк музее дәрәҗәле рейтингта 39 нчы урынны алып, Татарстан Республикасының бердәнбер вәкиле булды. 50 Best Tastes of Russia юл күрсәткеченең 500 әйдәп баручы рестораторы һәм экспертларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча игълан ителгән әлеге рейтинг республикабызның гастрономия мирасының Бөтенроссия дәрәҗәсендә әһәмиятен ассызыклый.
2025 елның 30 июненнән Россиягә визасыз илләр гражданнары өчен керү шактый җиңеләйде. RuID яңа мобиль кушымтасы ярдәмендә документларны рәсмиләштерү процессын, гариза бирүдән алып QR-код алуга кадәр, берничә минут эчендә онлай узарга мөмкин булачак.
Урнаштыру чараларына, экскурсоводларга һәм турпроводникларга штрафлар турында закон кабул ителде. Хәзер классификацияләнгән чаралар реестрына кертелмичә эшли торган урнаштыру чаралары 450 мең сумга кадәр түләячәк. Аттестациясез яки күкрәк билгесез гид – 10 мең сумга кадәр, ә аттестациясез гид яллаучы компанияләрнең 100 мең сумга кадәр штраф алу куркынычы бар. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына экскурсия төркеменең туристлык маршрутларына чыгуы турында вакытында хәбәр итмәгән өчен дә штрафлар кертелгән.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Etihad Airways милли авиакомпаниясе белән даими рейслар эшләтеп җибәрү турында игълан итте. 2025 елның 4 декабреннән пассажирлар Казан – Абу-Даби юнәлешендә атнага өч тапкыр оча алачак, бу туризмны үстерү һәм ике регион арасында элемтәләрне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.
Татарстан Республикасы кунакханәләренең, шифаханәләренең һәм рестораннарының хәзер «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында бушлай эксперт аудиты узу һәм бизнес-процессларны оптимальләштерү мөмкинлеге бар. Катнашучыларга сакчыл технологияләр кертергә, өйрәтергә ярдәм итәчәкләр.
Татарстан табигатьтә ял тәкъдим итә: регионда матур урыннарда 60 тан артык глэмпинг бар. Туристлар өчен иң яхшы комплекслы уңайлы гид әзерләнгән, ә туроператорлар, эко-ялны җәйге сезонның вакыйгаларга бай афишасы белән яраштырырга тәкъдим итеп, стандарт булмаган турпродуктлар булдыра ала.
Яшь профессионаллар Татарстанның туризм тармагын үстерүдә этәргеч көчкә әверелә. Бүген 2500дән артык студент республиканың 18 уку йортында туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә белгечлекләрне үзләштерә, ә волонтерлык хәрәкәте меңләгән актив катнашучыларны берләштерә. Инде хәзер үк бу яшьләр белем алып кына калмыйлар, ә регионның туристлык потенциалын үстерүгә реаль өлеш кертәләр, Бөтенроссия дәрәҗәсендә шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирешәләр.
Татарстанда актив ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәләр. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй районнарында, чаңгы һәм сноубордлардан алып пейнтбол һәм атта йөрү өчен кирәк-яракларга кадәр, прокат үзәкләре һәм ял базалары инвентарьларын яңарттылар.