Идел сукмагындагы «Керпе маршруты» яңа экомаршруты кунакларга тактиль инсталляцияләр, тавыш интерактивлары һәм медитация өчен махсус зоналар тәкъдим итә, шулай ук Татарстанның Кызыл китабындагы үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк төрләре белән таныштыра. Әлеге проект Идел буендагы иң эре җәяүлеләр сукмагын үстерүнең чираттагы этабы булды, ул ике ел эчендә 66 меңнән артык туристны кабул итте.
«Шәһәр читендәге ялны, табигый, экологик туризмны, шулай ук туристларны җәлеп итү өчен яңа юнәлешләрне үстерергә кирәк», — дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Аның йөкләмәләре нигезендә экотуризм соңгы елларда актив үсеш ала, шул исәптән «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында да. Экотуризм һәм шәһәр читендәге ял популярлыгын арттыру туристлар өчен тәкъдимнәр линейкасын киңәйтүгә генә түгел, ә ил буенча турсәфәрләр санын елына 140 млн.кешегә кадәр арттыруга да ярдәм итә.
Казанда Идел сукмагы участогында табигать дөньясына чуму һәм аның кеше белән үзара бәйләнешен өйрәнү өчен булдырылган яңа тематик маршрут — «Керпе маршруты» барлыкка килде. Проект ТР Шәһәрләрне үстерү институтының Табигый территорияләр дирекциясе, ТР Фәннәр академиясе һәм «Архитектура десанты» архитектура бюросы тарафыннан «Казаноргсинтез» (СИБУРГА керә) ярдәме белән эшләнде.
Маршрут Васильченко урамыннан алып Аккош урман паркындагы Тирән күлгә кадәр уза һәм табигый материаллардан тактиль элементларны, интерактив зоналарны — тавыш торбаларын, уен мәйданчыкларын, вак таш һәм агач өемнәре өчен массажлы яланаяклы сукмакны, медитация һәм урман белән «аралашу» өчен түгәрәк эскәмияне үз эченә ала.
ТР Фәннәр академиясе тикшеренүләре җирле экосистеманың байлыгын раслады: биредә сирәк очрый торган үсемлекләрнең һәм хайваннарның 76 төре табылган, шул исәптән Татарстанның Кызыл китабына кертелгәннәре дә.
Маршрут Идел сукмагының мобиль кушымтасында (App Store һәм Google Play) карап була: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.volgatrail&pcampaignid=web_share, https://apps.apple.com/ru/app/%D0%B2%D0%BE%D0%BB%D0%B6-%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F-%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%BF%D0%B0/id1642302879.
2023 елның мартында проектны эшләтеп җибәргәннән бирле Идел сукмагы экотуризмның популяр юнәлешенә әверелде, анда 66 000 артык кеше катнашты, шуларның 20 000 якыны маршрут буенча 2025 елның 7 аенда үткән. Ике ел эчендә Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында һәм Казанда 350 чакрым җирнең 174 чакрымы төзекләндерелде: навигация (маркировка ташлары, күрсәткечләр), мәгълүмат стендлары, ял итү урыннары (питчлар, эскәмияләр) барлыкка килде, шулай ук кухня, душ һәм башка уңайлыклары булган беренче сервис зонасы ачылды. Быел төзекләндерү эшләре дәвам итә: ял итү өчен өч лапас һәм куну өчен өч приют урнаштырыла.
«Идел сукмагы» — Иделнең уң як яры буйлап 350 километр озынлыктагы җәяүле туристлар сукмагы, Казанда өстәмә юл бар.
Маршрут Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе чигеннән Чуашстан Республикасына кадәр уза. Сукмак Татарстанның биш районын, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне тоташтыра.