Татарстан Республикасы туристлар сәфәрләре саны буенча алдынгы регионнар рәтенә керде

2025 елның 19 августы, сишәмбе

2025 елның беренче алты аенда 2,2 миллионнан артык турист белән Татарстан Россиядә эчке туризм лидерларының берсе булды, Росстат рейтингында Мәскәүдән, Краснодар краеннан, Санкт-Петербургтан һәм Мәскәү өлкәсеннән соң бишенче урында урнашты.

Росстат 2025 елның беренче яртыеллыгына туризм өлкәсенә йомгак ясады. Татарстанга туристлар агымы, узган елның шул ук чорына карата уңай динамика күрсәтеп, 2,2 млн. кешедән артып китте (+33%). Турсәфәрләр саны буенча республика Россиянең топ-5 төбәге арасына керде.

Турсәфәрләр саны буенча лидерлар булдылар:

  • Мәскәү – 6 млн
  • Краснодар крае – 4,4 млн
  • Санкт-Петербург – 3,3 млн
  • Мәскәү өлкәсе – 2,7 млн
  • Татарстан Республикасы – 1,4 млн
  • Кырым Республикасы – 1,1 млн
  • Свердловск өлкәсе – 1 млн

Гыйнвардан июньгә кадәр туристлар Россия буенча 41,4 млн. сәфәр кылган, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 7% ка диярлек күбрәк.

«Бүген эчке туризмны үстерү аеруча актуаль булды. Моның өчен безнең республиканың бөтен нәрсәсе бар: бай тарихы, уникаль мәдәни-тарихи объектлары, матур табигате», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Эчке туризмны үстерүгә «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты чаралары ярдәм итә. Регионнар инфраструктураны үстерәләр һәм яңа туристлык продуктлары булдыралар. Бу Президент Владимир Путин куйган максатка ирешергә ярдәм итә: 2030 елга илнең тулаем эчке продуктында туризмның 5% өлешен һәм 140 млн. турсәфәрләрне тәэмин итү», – дип билгеләде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International