Тревел-экспертлар Бөек Идел юлы: Казан, Йошкар-Ола һәм Чабаксар буйлап бер маршрутта барырга киңәш итә

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

«Туту.ру» сәяхәт сервисы 2024 елның июнендә Идел Буе төбәкләрендә булган блогерлар һәм журналистлар тәэсирләре нигезендә «Бөек Идел юлы» буенча җентекле милли туристлык маршрутын бастырды. Сәфәр ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Мари Эл һәм Чуашстан министрлыклары ярдәмендә оештырылды. Әзер алты көнлек маршрут өч башкаланы — Казан, Йошкар-Ола һәм Чабаксарны, шулай ук Зөя утрау-шәһәрен үз эченә ала һәм Идел буе халыкларының мәдәни мирасы, гастрономиясе һәм һөнәрләре белән таныштыра.

2024 елның июнендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Чуашстан Республикасының Икътисадый үсеш һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Мари Эл Республикасының Спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург блогерлары һәм журналистлары өчен матбугат туры оештырды. Катнашучылар «Бөек Идел юлы» милли маршруты буенча сәяхәт иттеләр, Идел буе халыкларының мәдәни мирасы белән таныштылар. Чара  «Туту.ру» сәяхәтләр өчен онлайн-сервисы һәм «Северный ветер» авиакомпаниясе ярдәмендә узды.

Йомгаклар буенча Туту сәяхәтләр сервисы Татарстан, Мари Эл һәм Чуашияне берләштергән «Бөек Идел юлы» милли туристлык маршруты буенча сәфәрнең үз интерпретациясен тәкъдим итте. Программа «Туту Медиаразведка» профессиональ матбугат турлары проектында катнашучыларның бәяләмәләре һәм кайтавазлары нигезендә төзелгән һәм бер сәфәрдә Идел буеның өч башкаласы белән танышырга, шулай ук уникаль Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга мөмкинлек бирә. Мөстәкыйль сәфәр өчен дә, дуслар яки гаилә белән сәяхәт өчен дә туры килә торган бай маршрут Тутуның  төп битендә бастырылган инде.

Маршрут Казанда башлана, анда тарих һәйкәлләре һәм заманча шәһәр тормышы берләштерелә. Монда, мәсәлән, Казан Кремле буйлап экскурсия, үзәк Бауман урамы буйлап, шулай ук Иске Татар бистәсендә булу планлаштырылган. Аерым көн Зөя утрау-шәһәренә баруга багышлана, анда XVII гасыр Успение соборын күрергә була.

Аннары маршрут Йошкар-Олага — Брюгге һәм Амстердам яр буйларын хәтерләткән архитектура ансамбльләре белән аерылып торган шәһәргә алып бара. Йошкар-Ола үзәге буйлап экскурсиядән тыш, программага Мари Эл Республикасының Тимофей Евсеев исемендәге Милли музеен кертергә киңәш итәләр. Чабаксарда туристларга җирле җырлар һәм костюмнар белән танышырга, шәһәр буйлап йөрергә, Чуаш милли музеенда һәм локаль кухняда булырга тәкъдим итәләр.

Барлык нокталар да көннәр буенча уңайлы маршрутка җыелган һәм блогерлар һәм журналистларның шәрехләре һәм бәяләмәләре белән үрелеп бара. Шулай ук кунакханә, ресторан, каһвәханә һәм сувенир кибетләре тәкъдим ителә. Маршрутның җәйге варианты 4 көнгә, 3 төн көнгә, кыш көне 3 көнгә, 2 төнгә исәпләнгән. Проект экспертлары фикеренчә, «Бөек Идел юлы» буенча сәфәр өчен елның теләсә кайсы вакыты туры киләчәк, әмма Зөягә елга сәфәрен майдан октябрьгә кадәр генә башкарып була. https://provereno.tutu.ru/volga

Хәзер платформада Россиянең популяр төбәкләре буенча ике дистәгә якын маршрут тәкъдим ителгән.

Регионара туристлык хезмәттәшлекне үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының туристлык сәфәрләре санын 2030 елга елга 140 млн кешегә кадәр арттыру бурычларының берсенә туры килә.

Фото: Туту сәяхәтләр сервисының «Медиаразведка»сы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International