Nordwind Airlines Казан белән Сургут арасында туры авиаэлемтә ача

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Казан белән Сургут арасында туры авиаэлемтә 2025 елның октябрь ахырында ачылачак. Nordwind Airlines авиакомпаниясе бу маршрут буенча «Икар» ташучысы белән берлектә уңайлы Embraer 190 лайнерларында даими рейслар эшләтеп җибәрәчәк.

Nordwind Airlines авиакомпаниясе 2025 елның октябрь ахырыннан Казан-Сургут маршруты буенча туры даими рейс эшләтә башлый. Яңа юнәлешкә «Икар» ташучысы белән берлектә хезмәт күрсәтеләчәк, бу ике төбәк арасында транспорт элемтәләрен ныгытачак.

Очышлар 110 пассажирга исәпләнгән уңайлы Embraer 190 самолетларында башкарылачак.

Рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак: дүшәмбе һәм җомга көннәрендә самолет Казаннан җирле вакыт белән 22:35 сәгатьтә оча һәм Сургутка 03:00 сәгатьтә килә, юлдагы вакыт 2 сәгать 25 минут ала; сишәмбе һәм шимбә көннәрендә кире рейслар Сургуттан 04:15 сәгатьтә китеп, Казанга 04: 55 сәгатьтә килеп җитә, юлдагы вакыт — 2 сәгать 40 минут. Казаннан беренче рейс – 27 октябрьгә, Сургуттан 28 октябрьгә планлаштырылган.

Яңа маршрут Nordwind Airlinesның Казаннан очышлар географиясен киңәйтәчәк, бу исә «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасына пассажирлар агымын арттыруга һәм туристлыкны үстерүгә ярдәм итә. Пассажирлар инде Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Калининград, шулай ук Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Урта Азиянең кайбер шәһәрләренә туры рейслар белән 20дән артык шәһәргә кадәр оча ала.

Актуаль расписание һәм билетларны броньлау  авиакомпаниянең рәсми сайтында. https://nordwindairlines.ru/ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International