2025 елда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ачылган Kravt Hotel Innopolis 4 2000нән артык кунак кабул иткән, абруйлы премия яулады һәм ребрендингка әзерләнде. Башта бизнес-сегментка йөз тоткан кунакханә көтмәгәндә балалы гаиләләр һәм хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар арасында популярлык казанды, югары технологияләрне традицион кунакчыллык белән берләштерде.
2025 елда Иннополиста «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында KravtGroup тарафыннан дәүләт ярдәме белән төзелгән 4* категорияле Kravt Hotel Innopolis кунакханәсе ачылды. Кыска гына вакыт эчендә кунакханә үзен эшлекле һәм турист кунаклары өчен кирәкле мәйданчык буларак танытырга өлгерде, 2000нән артык кунакны кабул итте.
Кунаклар агымы төрлелеге белән аерылып тора: 38% – шәхси сәяхәтчеләр, 30% – корпоратив клиентлар, ә 29% – туристлар һәм бизнес-төркемнәр.
Бизнес-сегментка йөз тотуына карамастан, кунакханә балалы гаиләләр арасында популярлык казанды, шул исәптән ике яшькә кадәрге сабыйлар белән дә. Шулай ук кунакларга йорт хайваннары белән бергә ял итәргә мөмкинлек бирә торган Dog Friendly концепциясенә дә ихтыяҗ бар.
Барлык номерлар да VR-күзлек белән җиһазландырылган, бу кунакларда аеруча кызыксыну уята. Photon ресторанында кунаклар татар милли ашларын һәм менюда иң популяр булган җирле эчемлекләрне татып карый ала.
Отель банкетлар, конференцияләр һәм мастер-класслар уздыру өчен актив кулланыла. Татар ашлары буенча беренче кулинария мастер-класслары, шулай ук мото-девичник кебек стандарт булмаган чаралар уңышлы булып чыкты.
Күптән түгел 4* Kravt Hotel Innopolis «Отельләр» номинациясендә BEST OFFICE AWARDS 2025 премиясенә лаек булды. MAD Architects тарафыннан эшләнгән архитектура чишелеше экспертларның югары бәясен алды.
Ел ахырына кадәр кунакханә исемен 4* Muse of Tech Innopolis итеп алыштырачак һәм яңартылган айдентика тәкъдим итәчәк, шул ук вакытта сервисның югары дәрәҗәсен һәм кунакчыллыкка инновацион якын килүне саклап калачак.