ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казанда Instagram-шәһәр халкы фотосуртәләреннән беренче шәһәркүләм күргәзмә була. Проект атамасы -  #ilovekazan.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Профессиональ сугышларда Түбэн Новгородтан, Йошкар-Оладан, Яшел Үзән шәһәрләреннән 12 катнашучы булачак.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында җәй айларында аеруча җанлану сизелә. Биредә урнашкан ядкәрханәләрдә даими рәвештә яңа күргәзмә, композицияләр оештырылып тора.
«Татарстан милли мәдәниятләрне саклау буенча Россиядә флагман булып тора» - әлеге фикерне Россия дәүләт Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова җиткерде. «Яшь буын борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне онытмасын дисәк, рухи мирас хәзерге заман мәгълүмати киңлегендә булуы сорала», - ди Мәскәү галиме.
II Халыкара «TURKVISION» төрки халыкларның телевизион эстрада җыр конкурсы Казанда узачак. Әлеге чара дөньяны шаулатып торган “Евровидение”дән бер дә ким булырга охшамаган. Биредә төрки телле илләрнең эстрада җырчылары катнашачак.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният-танып белү маршруты нигезендә тормышка ашыру программасы буенча, Рәсәй шәһәрләре буйлап экскурсион сәфәрләр үткәрә.
5-14 сентябрь көннәрендә Казанда X Халыкара мөселман кинофестивале узачак. Фестиваль кысаларында, оештыручылар быел яшьләр өчен беренче тапкыр “Молодые Шорт'ы” секциясе оештырырга ниятли. Анда яшь режиссерларның кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Фильмнары “Мир” кинотеатрында карарга мөмкин була.

18
июль, 2014 ел
җомга
2014 елның 17-18 июлендә Казанда «Казань-Арена» майданында «2018 елгы футбол буенча ФИФА 21нче Дөнья чемпионатын уздыру вакытында кунакханә комплексларының эшен оештыру» конференциясе узды. 
2014 елның 19 июлендә Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең “Туристлар волонтеры ассамблея”сы берлегендә шәһәр урамнарына туристның ихтыяҗен белү өчен, ил эчендәге бу яки башка шәһәрне сайлау хөкеменә нәрсә тәэсир итә икәнен ачыклау өчен чыгалар. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре башкала кунакларына һәм һәрдаим яшәүчеләргә кызыклы булган яңа туристик юнәлешләр турында сөйләп бирәләр.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов килеп чыккан хәлгә аңлатма бирде:

“Нева” турфирмасы Рәсәй базарында тотрыклылык хәлендә 10 елдан артык эшләп килде. Бу мәскәү федераль туроператор иде. Хәзергә, безнең мәгълүматләр буенча, Рәсәй Федерациясенең территориясе чигендә Татарстаннан 21-гә якын турист кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International