Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният-танып белү маршруты нигезендә тормышка ашыру программасы буенча, Рәсәй шәһәрләре буйлап экскурсион сәфәрләр үткәрә.
Яшел Үзән шәһәренең 10 яшьтән алып 17 яшькә хәтле 11 мәктәп укучылары өч көн дәвамында “Петергоф” музей-тыюлыгы дәүләт мирасы белән таныштылар. 2014 елның август-сентябрь айларында Татарстаннан “Мәскәү-Алтын боҗра” маршруты буенча 110 мәктәп укучылары сәфәргә барып кайту планлаштырыла. Сентябрь аеның 15-нән алып 18-нә хэтле 22 Татарстан укучылары Тула өлкәсенең Щекин районында урнашкан «Ясная Поляна» музей-йортын карап узырга ниятли. Шулай ук, көз аенда Татарстан төбәгеннән 220 кеше “Минем Россия: Петров шәһәре” маршруты буенча китергә дип планлаштырыла. Сәяхәткә китүнең төгәл вакыты август аенда билгеле булачак.