Казанда Instagram-шәһәр халкы фотосуртәләреннән беренче шәһәркүләм күргәзмә була. Проект атамасы - #ilovekazan.
Проект “ДругМедиа” компаниясе тарафыннан оештырылган һәм Шәһәр көненә багышлана. Ул Казанның туристларны җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Казанлылар төшергән 1009 фотосурәт, август башында проектның сайтында интернет-тавыш бирүдән соң, фотокүргәзмәнең экспонаты булачак. Instagramга #ilovekazan хэштегы белән фото урнаштырып, теләге булган һәр кеше проектта катнаша ала. Проектта җырчы Аида Гарифуллина, спортчылар Александр Бурмистров, Евгений Медведев һ.б. катнашып өлгергән инде.
Бу арада проект мотивлары буенча видеоклиплар төшереләчәк.
“Без проектка гимн яздырдык инде, һәм безгә ике ролик төшерергә кирәк булачак. Берне – клипка, икенчене – күргәзмәгә промовидео. Без роликларны Казан турында һәм казанлылар өчен төшерәчәкбез, шуңа күрә без бу эштә тәҗрибәсе булган һәм яраткан шәһәребез турында шәп видео төшерергә теләгән казанлылар өчен ачык”, - дип сөйләде “Татар-информ” МАна күргәзмә авторы Денис Супрунов.
Гимнга клипны бу арада төшерү планлаштырыла, ә җыр үзе бу атнада презентацияләнәчәк. Хәзер катнашучы затлар раслана, алар арасында – Казанда туган танылган кешеләр яки бу шәһәрдә карьерасын башлаучылар. Сценарий шулай ук эшләнү дәрәҗәсендә.