Х Халыкара мөселман кинофестивалендә беренче тапкыр яшь режиссерлар секциясе оештырыла

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

5-14 сентябрь көннәрендә Казанда X Халыкара мөселман кинофестивале узачак. Фестиваль кысаларында, оештыручылар быел яшьләр өчен беренче тапкыр “Молодые Шорт'ы” секциясе оештырырга ниятли. Анда яшь режиссерларның кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Фильмнары “Мир” кинотеатрында карарга мөмкин була.

“Фестивальнең бу программасы Казан яшьләрендә зур кызыксыну уятырга тиеш. Олырак яшьтәгеләр өчен дә дөньяның яшь режиссерлары нәрсә төшерүләре кызыклы булыр дип уйлыйм”, - диде фестивальнең арт-директоры Альбина Нәфыйкова.

Чараның оештыру комитетына Россиядән тыш, Украина, Португалия, Ирактан яшь режиссерлар үзләренең эшләрен җибәргән. Лондоннан да катнашучылар булыр дип көтелә, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

X Халыкара мөселман кинофестивале Казанда 5-14нче сентябрендә уздырылачак. Фильмнарны Казанның “Родина”, “Киномечта”, “Киномакс”, “Мир” һ.б. кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International