«Татарстан милли мәдәниятләрне саклау буенча Россиядә флагман булып тора» - әлеге фикерне Россия дәүләт Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова җиткерде. «Яшь буын борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне онытмасын дисәк, рухи мирас хәзерге заман мәгълүмати киңлегендә булуы сорала», - ди Мәскәү галиме.
Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова белдергәнчә, халыкара конференциядә төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы хәзерге заманда актуальләшү, тел мохите саклаудагы роле мәсьәләләренә кагылышлы темалар күтәрелә. Төрки халыкларның этник тарихы һәм традицион мәдәнияте турында сүз бара.
Әзербайҗан Республикасыннан килгән Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкиле Яшәр Гусейнли:
- Безнең республикада ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән хәзинәләребез бар - әзербайҗан келәме, мугам (әзербайҗан музыка жанры), ашуг сәнгате, тар дигән музыка уен коралы, Нәүрүз бәйрәме һ.б. Бездә матди булмаган мәдәни мирасның реестры төзелә. Республикабызда “Халык иҗаты башкаласы” дигән программа уңышлы эшли. Әзербайҗанның фольклор башкаласы, һөнәрчелек һәм легенда башкаласы сайлана. Җирле башкарма хакимияттәгеләр бер-берсеннән аерылып тору өчен үзара ярыша, үзен югарырак дәрәҗәдә күрсәтергә омтыла. Әлеге җәһәттән Әзербайҗанда барлыгы 15 программа эшләп килә, - дип сөйләде.
16-19 июль көннәрендә узучы «Саклау объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция Татарстанда да кул тимәгән эшләр байтаклыгын искәртә булса кирәк. Киләчәктә ЮНЕСКО исемлегенә дәгъва итәргә лаеклы дип саналган татар милли уен кораллары, музыкаль җанрлар булуы да бик ихтимал.
Иртәгә конференция кунаклары ЮНЕСКО мәдәни мирас исемлегенә кертелгән «Болгар» дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт кылачак.