Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов килеп чыккан хәлгә аңлатма бирде:
“Нева” турфирмасы Рәсәй базарында тотрыклылык хәлендә 10 елдан артык эшләп килде. Бу мәскәү федераль туроператор иде. Хәзергә, безнең мәгълүматләр буенча, Рәсәй Федерациясенең территориясе чигендә Татарстаннан 21-гә якын турист кала. Әлегә хәтле Татарстан территориясеннән китәргә өлгермәгәннәр, ләкин “Нева” турфирмасы аша билетларны сатып алырга өлгергән туристлар саны буенча, хәзерге вакытта төзәтмәләр кертелә һәм алдагы кендә билгеле булачак. Татарстан Республикасының туристлык буенча Дәүләт комитетында кайнар элемтә 222-8-159 телефоны буенча барлык туган сораулар буенча һәм зарар күргән туристларга квалификацион ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук, бүген “Турярдәм” ассоциациясе эшләп килә, анда туристрар Рәсәй Федерациясе территориясе чигендә булса да, барлык туган проблемалар буенча мөрәҗәгать итә ала”.