"Әти,әни, мин – Урта гасыр гаиләсе!". “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестиваленең тамашачылар өчен костюмнар конкурсы менә шундый исем белән атала да инде. Конкурсның төп шарты? Фестивальгә гаилә белән костюмнар киеп килү! Конкурста катнашучыларның барысына да фестиваль монеталары – “Бөек Болгар” фестивалендә бердәнбер акча берәмлеге булган булгариклар бирелә. Бу монеталарга фестивальдә төрле хезмәтләр алырга мөмкин булачак: урта гасыр коралыннан һәм сугыш машиналарыннан атарга, сугыш киемнәрен киеп карарга һәм башкалар.
Игътибар! Фестивальдә катнашучылар һәм реконструкторлар конкурста катнаша алмый.
Түбәндәге төркемдә костюм үрнәкләре белән танышырга һәм үзеңнекен тәкъдим итәргә була: https://vk.com/kroyka_i_shitie
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Корея Республикасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегация составында эш визиты барышында Татарстанның туристик потенциалын тәкъдир итте. Визит 18еннән 20 июньгә кадәр барды. Сергей Иванов үзенең чыгышында Болгар, Зөя һәм Казан Кремле кебек тарихи урыннар турында гына түгел, ә туристик чараларның бай афишасы, югары иминлек дәрәҗәсе, табигый ресурслар һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук ул озакламый Татарстан аша “Ефәк юл” ралли юлы узачагын да билгеләде.
Визит программасына шулай ук Пангё техно-аланына, I-KAIST күргәзмә залына бару, Чхонгечхон елгасы буен карау, Корея-Татарстан эшлекле форумында икеяклы очрашу һәм катнашу кертелгән иде.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Лиана Сәетова «Сувенир продукциясенең яңа буыны» темасына
VisitTatarstan Арт-советының I ворк-шопендә катнаша. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге” АНОның генераль директоры Оксана Саргина, Казан шәһәренең туризмга ярдәм итү Комитеты директоры вазифасын башкаручы Дарья Санникова, ТР ТПП комитеты рәисе Артур Мустаев һәм башкалар катнаша. Көн тәртибенә Татарстан Республикасы сувенирлар продукциясе базарын карау, кулланучылар ихтыяҗын өйрәнү һәм шулай ук «Ни өчен җитештергәнне алалар, нәрсә сатыла, шуны җитештерәләрме?» темасына җитештерүчеләр һәм сувенир продукциясен сатучылар арасында булган дебатларда катнашу кертелгән. Исегезгә төшерәбез, Арт-советның төп максаты - Visit Tatarstan туристик программасының визуаль стилен үстерү. Арт-совет Кытайның туристик базарын, сәяхәтчеләрне җәлеп итә торган сувенир продукциясенең, кием һәм аксессуарларның яңа буынын булдыру, заман интерпретациясендә татар орнаментын үстерүне дәвам итү өстендә эшли.
Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Кытайдан килгән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре булды. Очрашуны 12сеннән 16 июньгә кадәр барган Татарстан Республикасы буенча матбугат туры тәмамлый. Республикада булганда кунаклар Казанның тарихи урыннарында булды, Бауман урамыннан җәяүләп узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортны карады, Зөя утрау-каласына һәм Бөек Болгарга барды, Идел буенча елга трамваенда йөрде, “Арыш-Мае” кебек кибетләрдә сатылучы җирле ашамлыклар белән танышты. Әлеге чаралар Татарстан Республикасын таныту өчен үткәрелә.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов “Петербург халыкара икътисади форумы 2016”да катнаша. Бүген ул «Күчмә һәм эчке туризмны үстерү өчен идарә модельләре» панель сессиясендә доклад белән чыгыш ясады. Панель сессиясендә Сергей Иванов үз чыгышында Татарстан Республикасында туризмның үсеше һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. “2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында туризм өлкәсе үсешенең төп күрсәткечләре динамикасы уңай. Татарстан Республикасына туристлар агымы экскурсантларны кертеп, 2,7 миллион кешене тәшкил итте”, - дип билгеләде Сергей Иванов.
18 июньдә Татарстанның Арча районы Кулегаш авылында мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме була. Бәйрәмдә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан муниципаль районнарыннан мари фольклор коллективлары катнаша.
Чара мәйданда делегацияләр парады, “Халыкның рухи байлыгы – Семык бәйрәме” прологы һәм бәйрәм әләмен күтәрү белән ачыла. Программа буенча милли ат чабышлары, мари ишегаллары һәм «Осталар шәһәре» буенча экскурсияләр, үзәк мәйданда һәм кече сәхнәдә концерт программалары күрсәтү каралган. Шулай ук «Марий патыр-2016»һәм «Марий чевер удыр-2016» бәйгеләре уза.
24еннән алып 25 июньгә кадәр Кострома өлкәсенә реклама туры булачак. Пресс-турда катнашучыларны Кострома буенча танышу экскурсиясе, “Кострома өлкәсендә туризмның актив төрләренең заманча торышы һәм перспективасы” темасына түгәрәк өстәл, Ипатьевский монастырьга, “Костромская слобода” музей-тыюлыгына экскурсия, “Золотое кольцо России” халыкара ювелир фестиваленә бару, “Похлебка” (кулинар һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында ярыш) поход ашы конкурсында катнашу, Сумароковский поши фермасына бару һәм башкалар көтә. Гаризалар 17 июньгә кадәр электрон адреска кабул ителә: E.Sorokina@tatar.ru. Бөтен сораулар буенча 222-90-37 телефоны аша мөрәҗәгать итегез, Варламова Елена.
Елга портында Казанда яшәүчеләр өчен Зур Круиз бәйрәме булды. Бу чара ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә узды һәм елга круизы өлкәсендә эре туроператорлар - «ВодоходЪ», «Волжские путешествия+», «Инфофлот» и «Спутник-Гермес» көче белән үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт Комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова катнашты. Ул бу чарага старт бирде һәм җыелучыларга теләкләр җиткерде. Аннан соң бәйрәм һәр компаниянең судноларында чыгыш ясаучы артистлар әзерләгән музыкаль һәм бию номерлары белән дәвам итте. Кунакларга концерт карап күңел ачудан тыш корабльләргә кереп эчен дә карап чыгу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук Круиз бәйрәмендә булачак “Бөек Болгар” тарихи фестивале мәйданчыгы да эшләде. Анда тарихи костюмнар киеп фотога төшәргә һәм шуның өчен истәлекле сувенирлар алырга мөмкин булды.
City Sightseeing Worldwide компаниясенең Казанның иң матур урыннары күренешләре куелган ике катлы экскурсия автобусы Мәскәү буенча йөри башлады. Бу реклама мәскәүлеләргә Казанның туристик мөмкинлекләрен искә төшерә. Автобусда 55 урын, инвалидлар өчен пандус, тугыз телдә аудиогид бар. Казан буенча да шундый автобус йөри.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Казан Кремленең Кортъярд Марриотт отелендә булган “Командировкаларны һәм чараларны оештыру мәсьәләләрендә теория һәм практика” Россия бизнес-туризмы ассоциациясенең региональ конференциясендә (AБT-АСТЕ Russia) катнашты. Ул Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдир итү буенча чыгыш ясады. Татарстан турында сөйләгәндә Казан, Болгар, Алабуга кебек шәһәрләргә һәм Зөя утрау-каласына мөһим урын бирелде. Екатерина Барабанова бай тарихыннан, кабатланмас табигатеннән, яхшы инфраструктурадан һәм югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтүдән тыш республикада иминлекнең дә югары дәрәҗәгә куелуын һәм бөтен булачак туристларның монда үзләрен тыныч тота алуларын билгеләде.Ул шулай ук вакыйгаларга бай булган программалар: “Бөек Болгар”, Спасс ярминкәсе һәм башка фестивальләр турында да сөйләде: