Хөрмәтле коллегалар, туристлык индустриясе вәкилләре, Татарстан Республикасы кунаклары, сезне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм!
2016 ел безнең өчен яңа ачышлар һәм гамәлләр елы булды. Без ел буе Татарстан Россиянең туристлык базарында регион-лидерларының берсе булсын өчен нык тырыштык.
Республиканың туристлык мөмкинлекләрен алга чыгару, шулай ук регион эчендә туристлык өлкәсен үстерү һәм аны заманча дөнья таләпләренә һәм стандартларына туры китерү максатыннан чыгып, глобаль коммуникация стратегиясен һәм маркетинг кампаниясен булдыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән VisitTatarstan дестинациясе үсешенең яңа программасы күрсәтелде. VisitTatarstan - бу регионны 1001 мөмкинлек регионы буларак таныту. Программа республиканың төп туристлык үзәкләре - Казан, Алабуга, Бөек Болгар, Зөя утрау-каласы, Чистай һәм Тәтеш өчен дә зонт буларак танылды.
Бөек Болгар һәм Зөя утрау-каласы үзләренең шәхси брендларын булдырды. Туристлар аңында бу объектлар уникаль һәм кабатланмас тарихи урыннар буларак истә калсын өчен барысы да эшләнде.
Транспорт өлкәсе дә үсеш алды: елга төбен тирәнәйтү эшләре алып барылу сәбәпле 2016 елда Болгарда беренче күп палубалы суднолар прничалга туктала башлады, турбизнесның Кытай вәкилләре белән берлектә 4 августта Казанда беренче Урумчи-Казан-Урумчи чартер рейсы тукталды
Шуны билгеләргә кирәк, башкарылган эшләрдә туристлык волонтерлары актив катнашты. Алар өчен узып баручы елда Россиядә әлегә аналоглары булмаган чара - I.Pro туристлык волонтерларының I Бөтенроссия форумы оештырылды. Форумга Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән катнашучылар җыелды: Татарстаннан алып Севастопольгә кадәр. Аларның барысы да Бауман урамында зур «марафонның» бер өлеше булып, аның барышында бөтен регионнарга үзләре турында сөйләргә һәм үзләренең туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итәргә җай чыкты.
Татарстан Республикасы элеккегечә төрле рейтингларда алдынгы позицияне алып тора: Зөя утрау-каласы Travel.ru. туристлык сервисы мәгълүматлары буенча 2016 елның төп 20 топ юнәлешләргә керде. Юнәлешләр исемлеген «National Geographic Traveler» журналы бирде, Казан Россия юнәлешләренең чит ил туристлары иң күп килә торган 5 топ шәһәре исемлегенә керде, бу хакта Россиянең туроператорлары Ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте, Казан мөстәкыйль сәяхәтләрнең Халыкара поисковигының Скайсканер фаразлавы буенча, Россиянең иң матур урынына әйләнде - рейтингка һәркем күрергә тиешле иң яхшы юнәлешләр кертелде, Татарстан Республикасы National Geographic Traveler Awards 2016 премиясенең "Россия экскурсияләр ялы" номинациясендә төп призны алды, Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форумы кысасында Татарстан Россия туризмының регион-лидеры дипломы белән билгеләнде.
Алда Яңа ел бәйрәмнәре, Казан сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлешләр өчлегенә керде инде. Әмма бу безнең эш тәамланганны күрсәтми. Ул безгә кайда омтылырга һәм үсәргә кирәклеген күрсәтә! 2017 ел безнең республикада Конфедерацияләр Республика Кубогы уздыру белән истә калачак, ә 2018 елда безгә футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә туры киләчәк. Безгә кем кунак булып килә, Татарстанда ул үзен өендә кебек хис итәргә һәм максималь канәгатьләнү алырга тиеш. Безне бик тә катлаулы һәм четерекле хезмәт көтә Әмма без аңа абсолют дәрәҗәдә әзер!
Коллегаларыма эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдерәсем һәм 2017 елның уңышлы үсеш һәм яңа җиңүләр елы булуын телисем килә. Кунакларга һәм туристларга Татарстан Республикасында вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыруларын телим. Яңа елда бөтен уйлаганнарыбыз тормышка ашар дип ышанам. Яңа ел белән!