Казанда "Хан ишегалды" ачылды

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

24 декабрьдә Казан ипподромы - «Хан ишегалды» милли авылында урнашкан Казанның үзәк  Яңа ел мәйданчыкларының берсе ачылды. 

Оештыручылар уйлап чыгаруынча, «Хан ишегалды»  Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны үзенә җәлеп итеп тора торган үзәк урын булып торачак. Проект «Татспиртпром» АҖ инициативасы белән Казан башкарма комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. 

Авылның символы булып «Хан сарае» милли Яңа ел  чыршысы-йорты тора. Ипподром территориясендә казанлылар өчен төрле күңел ачу инфраструктурасы ясалган: балалар мәйданы,«Соколиная башня» балалар таулары, ат дворы, хаски-парк, «Хан күле» шугалагы. Шулай ук милли тәм-томнар һәм чәй, милли һөнәр осталары ясаган әйберләр белән сәүдә заллары эшли: сатуда күннән мозаика, милли курчаклар һәм уенчыклар, татар сувенирлары, итекләр һәм башка товарлар булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International