13 гыйнварда Татарстан Милли музее Казанда яшәүчеләрне иске Яңа ел каршыларга чакыра. Кичә кунакларына, ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ретрокинематограф дөньясына чумып, совет заманындагы Яңа ел традицияләрен искә алырга мөмкинлек биреләчәк.
«Дөнья буйлап Яңа ел» күргәзмәсе бәйрәм атмосферасын булдырырга ярдәм итәчәк. Музейга килүчеләрне уеннар, конкурслар, Яңа ел күңел ачулары, җырлар һәм әдәби укулар көтә.