Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты сәгать икегә кадәр эшли

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар сәгать 2гә кадәр эшлиячәк. Шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт составының 36 маршруты һәм 65 берәмлеге хезмәт күрсәтәчәк. 2017 елның 1 гыйнварыннан җирөсте транспорты маршрутка иртәнге 7дә чыгып, 23.30 сәгатькә кадәр эшен дәвам итәчәк. Метрополитен 31 декабрьдә  24.00 сәгатькә кадәр эшли. 1 гыйнварда метро иртәнге 6 сәгатьтән эшли башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International