ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 11 апрелендәге Карары белән сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе расланды. Ул ел саен конкурс нигезендә оешмаларга продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук идарә итүнең югары эффектив ысулларын үзләштергән өчен бирелә.

2017 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу өчен XIII ачык конкурс уздырыла. Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында катнашучылар өчен гариза формасы бирелгән бүлектә урнаштырылган.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык индустриясе үсеше бүлегенә «җитәкчеләр» вазифа категориясенең төп төркеме буенча (1 берәмлек), «белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек), дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә «белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек) һәм бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә «тәэмин итүче белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек) кадрлар резервына конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 13 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр Тарастан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында  «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен(843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. 

 

Казан 2017 ел Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар арасында популяр булган шәһәрләр арасында Россиядә өченче урынны алды.

 RoomGuru.ru, сервисы мәгълүматлары буенча, Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә туристлар Казан кунакханәләрендә уртача өч төнгә тукталды һәм яшәү өчен тәүлегенә 3,3 мең сум түләде.

 

22 гыйнварда 13.00 сәгатьтә активларны һәм кызыксынучаннарны Татарстанның табигый тарих Музеенда көтәләр. «Фокуслар һәм феноменнар» фәнни шоуда тәҗрибәләр һәм экспериментлар барган вакытта Музейның лекцияләр залында врач-психиатр һәм фән популяризаторыАлександр Граница психологик фокуслар турында сөйлиячәк.

 


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнварда 16 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, ЕГМЗ Көмеш гасыр китапханәсе һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте «Анокси» яшьләр этнография театры куюында(«КАМАЗ» Мәдәният сарае, Яр Чаллы) «Насретдин могҗизалары» гаилә музыкаль спектакль-притчына чакыра.

22 гыйнварда 15:30 сәгатьтә «Благовещенскида очрашулар» фәнни-популяр лекториясе циклы кысасында Благовещенск соборы тарихы музее XVII гасыр метрополитына һәм монастырь-далага багышланган яңа лекцияләр сериясенә чакыра.  

 


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Туристлар аеруча 3сеннән 6 гыйнварга кадәр активлык күрсәтте.

2016 елның шул чорында туристлык агымы 130 000 туристны тәшкил иткән. Туристлык агымының кимүе мәктәп төркемнәрен һәм балалар йөрүләренә кагыйдәләрне катгыйландыруга бәйле булды һәм шулар броньле турлардан алдан баш тартуларга китерде.

Хәзерге вакытта Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы чикләрендә (шул исәптән чит илләрдә) яшәүче татар диаспорасы вәкилләре өчен милли объектларга, милли бәйрәмнәргә бару, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән танышулар кертелгән махсус туристлык маршрутларын ясау буенча эш алып барыла.

12 гыйнварда 14.30 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында шәһәр тарихы музееның яңа экспозициясен тантаналы ачу була. Ул Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысасында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә мөмкин булды. Эшләрнең күп өлеше музей-тыюлыкның үзләре эшләгән акча исәбенә башкарылган.

Шәһәр тарихы музееның соңгы экспозициясе 2007 елда Алабуганың 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ачылган.

12 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее «Татар мәдәни коды:беренче татар театрына 110 ел» күргәзмәсе кысасында Казанда яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артистлары белән иҗат очрашуына чакыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International