Бүген Мәскәүдә II Каспий икътисадый форумы кысаларында «Туризм өлкәсендә Каспий төбәге илләре хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды, анда төрле илләрдән килгән вәкилләр чыгышлар ясады.
2022 елның 30 сентябрендә Мәскәүдә инвестиция җәлеп итү буенча ел саен үткәрелә торган «ТОП-100 Российских здравниц» VII рейтингына йомгак ясалган. Чара Федераль туристлык агентлыгы (Ростуризм) ярдәмендә Сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек берләшмәсе тарафыннан үткәрелә.
Бүген «Казан» халыкара аэропортында Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казан – Грозный юнәлеше буенча даими рейсларны эшләтеп җибәрде. Чечня Республикасына очыш атна саен, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә, 189 пассажир урыны булган уңайлы Boeing 737-800 очкычында башкарылачак. Юлда узган вакыт 2 сәгать 50 минут дәвам итәчәк.
Бүген «Туган авылым» милли комплексы Татарстан башкаласы кунаклары өчен яңартылган күңел ачу программаларын тәкъдим итте, алар арасында интерактив шоулар, мастер-класслар, театральләштерелгән һәм башка мавыктыргыч чаралар бар. Туристларны Татарстан мәдәниятенә онытылмаслык сәяхәт көтә – яңа кулинария бүлмәсендә милли камыр ризыклары пешерүдән алып, үз кулларың белән түбәтәй бизәүгә кадәр. Моннан тыш, «Туган авылым»да фотозоналар һәм, Татарстанда яшәүчеләрнең милли үзенчәлекләрен һәм көнкүрешен чагылдыра торган «Туган авылым тәме» һәм «KAZAN» кебек, Казан кунакларына таныш программалар эшләячәк.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын булдыру кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан гражданнардан кире элемтә буенча мөрәҗәгатьләр алына.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты А.В.Прокофьев җитәкчелегендә Россия Федерациясе дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы комиссия утырышы булды. Утырышны Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үткәрде. Ведомствоның башка вәкилләре, шулай ук «Казан дәүләт мәдәният институты» ЮББ ФДБМУ туризм кафедрасы доценты Марсель Хисмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Морозов катнашты.
28 сентябрьдә Дәүләт комитетында «Тревел энд вок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Николаевна Артеменко рәислегендә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты. Шулай ук советта катнашучылар составында Евгений Терентьев, Александр Юшутина, Диана Басыйрова, Руфия Мөхәммәдиева, Оксана Саргина һәм Галина Шәрәфетдинова да бар иде.
Утырышта республиканың туристлык тармагы вәкилләре 2022 елгы җәйге туристлык сезонына йомгак ясадылар. «Җәй уңышлы булды, 2022 елның маеннан июненә кадәр Татарстанда туристлар агымы югары күрсәткечләргә иреште. Профильле оешмаларга киләсе кышкы чорда иң күп туристларны җәлеп итү өчен көчләрне берләштерергә кирәк», – диде Сергей Иванов.
Субсидияләр бирүнең максаты – Татарстан Республикасы территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү.
Субсидияләрне кулланырга мөмкин:
- туристлык җиһазлары сатып алуга
- яңа туристлык маршрутларын үстерүгә
- туристлык маршрутлары буенча электрон күрсәтмәләр, шул исәптән мобиль кушымталар һәм аудио белешмәләр булдыруга
- мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мөмкин булган туристлык мохитен булдыруга һәм үстерүгә, инклюзив туристлыкны үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга.
Бер проектны гамәлгә ашыруга субсидиянең максималь суммасы 3 млн.сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук субсидияне алырга мөмкин:
- йөзү бассейннарын ел әйләнәсендә эшләтүне оештыру һәм алардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру өчен
Мондый проектны гамәлгә ашыруга субсидиянең максималь суммасы 5,5 млн.сум тәшкил итәчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 29 сентябреннән 10 октябренә кадәр Туристлык буенча федераль агентлыкның электрон платформасында электрон документлар рәвешендә кабул ителә - https://grant.tourism.gov.ru/.
Шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты), Казан ш., М.Горький ур., 19 йорт, 3 нче кабинет адресы буенча тапшырыла торган документларны электрон чыганакта электрон версияләрдә дә тапшырырга мөмкин. Кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 09:00-17:00, тәнәфес 12:15-13:15.
Конкурс шартлары турында Дәүләт комитетының рәсми сайтында укыгыз: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-razvitie-infrastrukturi-turizma-na.htm
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады: «Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Безнең төп бурыч – Татарстан кунакларының туристлык өлкәсенә карата кызыксыну дәрәҗәсен саклап калу, аларга уңайлы һәм күңелле сәяхәт тәэмин итү. Без аны лаеклы итеп башкарырга сәләтле! Бүген без һөнәри эшчәнлеген туристлык белән бәйләүчеләрне һәм Татарстан Республикасы үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт куючыларны хөрмәтлибез». Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, быел очрашу Туристлык буенча дәүләт комитетының яңа, реставрацияләнгән залында уза, ул шәһәрнең тарихи өлешендәге иң матур биналарның берсе — сәүдәгәр Чукашев йортында урнашкан.
Очрашу барышында Дәүләт комитеты рәисе хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды