2022 елда «Мәрхәмәтле Татарстан» бүләкләү тантанасы

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2022 елда волонтерлык өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясендә бүләкләү тантанасы булды. ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлык өлкәсендә елның ихтыяри заты» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.

Премия конкурс форматында Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен, шул исәптән төбәктә кунакчыл мохит формалаштыруда ярдәм өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International