«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын булдыру кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан гражданнардан кире элемтә буенча мөрәҗәгатьләр алына.
Республикабызда туристларны урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен яңа объектлар төзү турындагы тәкъдимнәрегезне дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Гильмеев Айрат Юсуп улына әлеге электрон почта адресына җибәрүегезне сорыйбыз: a.gilmeev@tatar.ru.