2023 елда яңа круиз программалары эшләтеп җибәреләчәк

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында  Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның «Мәскәү елга пароходчылыгы» ГАҖ вәкилләре – генераль директор Искрин Александр һәм туристлык буенча директор Сидоренков Филипп белән эшлекле очрашуы узды.

Әлеге очрашу кысаларында 2023 елда «Бөек Идел юлы» бренды белән яңа круиз программаларын гамәлгә ашыру буенча төрле яклап хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.

Исегезгә төшерәбез, 18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Мәскәү – Волгоград маршруты буенча «Бөек Идел юлы» бренды белән беренче круиз башланды, ул 12 шәһәрне, 3 республиканы һәм 7 өлкәне үзара бәйләп торачак.

23-24 сентябрьдә «Василий Суриков» премиум-класслы дүрт палубалы теплоход Татарстан Республикасына килеп, Зөя (Свияжск), Казан, Бөек Болгар һәм Тәтеш утрау-шәһәрчегендә булып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International