Илкүләм проектлар буенча матбугат конференциясе – 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат конференциясендә «2022 елда Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. 

Журналистлар белән очрашу «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узды.

2022 елда илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 543,2 млн. сум (РФ бюджеты – 384,1 млн. сум, ТР бюджеты – 159,1 млн. сум) финанслау каралган. Өч чара гамәлгә ашырыла: 

- Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында «Түбәтәйтауэр» инвестицион проектына ярдәм;

- Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын (лагерьлар һәм автокампинглар) булдыруга иҗтимагый инициативаларны хуплау – 11 яңасын булдыру һәм гамәлдәге 9 урнаштыру чарасын киңәйтү. Төзелә торган шәһәр яны объектлары елына өстәмә 85 000 туристны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк;

- Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерү буенча 13 проектка ярдәм итү.

Шулай ук матбугат конференциясендә 2023 елга планнар буенча фикер алыштылар, алар арасында мондый проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла:

- Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау буенча региональ программаларга ярдәм итү;

- Казанда «Музыка һәм яңа «СоТворение» медиасы» фестивале чарасына ярдәм итү һәм аны гамәлгә ашыру;

- Туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International