28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Иркутск һәм Казан арасында турыдан-туры авиаэлемтәне эшләтеп җибәрү максатында, Иркутск өлкәсе Туризм агентлыгы, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен реклама туры уздыра һәм кунакларны үз төбәгенең истәлекле урыннары һәм Байкал табигате белән таныштыра.
Журналистлар һәм блогерлар Ольхон утравы белән таныштылар инде, Борһан ярына җәяү экскурсия ясадылар, шулай ук Хобой ярына барып килделәр. Планнарда - «Тальцы» музеена бару, Листвянка бистәсендәге зур экскурсия программасын үзләштерү: Байкал музеена күз салу һәм таш Черский тавы күзәтү мәйданчыгына менү.
Матбугат туры тәмамлангач, катнашучылар Иркутск өлкәсенең Туризм агентлыгында түгәрәк өстәл артына җыелачак.