Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары берләшмәсенең профильле сменасында җиңүчеләр командасы 24-25 ноябрьдә Мәскәүдә яшьләр туризмы буенча узган «Үз илеңне бел» эшлекле форумында катнашты.
Форум мәйданында «Знание» Россия җәмгыятеннән һәм Рус география җәмгыятеннән лекцияләр узды, туристлык маршрутлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм фотокүргәзмә оештырылды.
Чараның төп темасы – яңа шартларда яшьләрнең ихтыяҗларына туры килә торган файдалы туристлык продуктларын формалаштыру стратегиясе. Балалар яшьләр өчен маршрутлар, кече шәһәрләргә турлар, Россиядәге истәлекле урыннарның интерактив картасын эзләтә торган мобиль кушымта булдыру буенча проектлар эшләделәр һәм экспертлар жюрие алдында якладылар.