Татарстан Республикасы ESG-критерийларның тотрыклылыгы һәм интеграциясе буенча Россиянең иң яхшы топ-5 төбәге арасына керде, 4 нче урынны алды.
Бу нәтиҗәгә дәүләт органнары да, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре дә өлеш керткән. Татарстан территориясендә туриндустрия өчен бик күп ярдәм чаралары бар, ә туристлыкны тотрыклы үстерү максатларында Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция төзелде, аның эшчәнлеге эшкуарлар һәм инвесторлар өчен экосистемага зыян китермичә, табигый территорияләрдә проектларны эшләтеп җибәрү буенча уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
РФ субъектларында туристлык һәм кунакчыллык индустриясе үсешенең тотрыклылыгы рэнкингы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.calameo.com/books/007187522a5c66b73a1a1.
Бүген Казанда Иркутск өлкәсеннән ун ММЧ вәкиле өчен матбугат туры башланды. Журналистлар Татарстанга Казан һәм Иркутскның Nordwind компаниясе арасында авиаэлемтә ачу кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килделәр.
12 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр аларга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Татарстанның төп «хәзинәләрен» күрергә туры киләчәк: Казан Кремле, күпьеллык тарихы булган Бөек Болгар һәм зур шәһәр ыгы-зыгысыннан ерак урнашкан, кабатланмас колоритлы Зөя утрау-шәһәрчеге.
Искәртеп узабыз, 30 октябрьдән Nordwind Казаннан Иркутскка пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә, кире юнәлештә – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оча, очыш вакыты – нибары 4,5 сәгать.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дәүләт учреждениеләрендә роуд-шоу үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасына сәяхәтләре турында Дубайның Цифрлы идарә хезмәткәрләренә сөйләделәр. Иртәгә Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре өчен климат үзгәреше һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча презентация булачак.
Исегезгә төшерәбез, БГӘ гражданнарына Россиягә сәяхәт өчен виза рәсмиләштерергә кирәк түгел, ул килгәч куела. Дубай белән Казан арасында көн саен flyDubai авиакомпаниясенең туры самолетлары һәм Шарджа белән Казан арасында Air Arabia авиакомпаниясенең өч рейсы башкарыла.
Бүген 09:00 сәгатьтә "Kazan Palace by Tasigo"да Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Татарстан кунакханәләре берләшмәсе, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан шифаханәләре» республика шифаханә-курорт учреждениеләре берләшмәсе, Казан шәһәренең Табигый территорияләрне үстерү һәм экотуристлык дирекциясе һәм Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты катнашында туристлык тармагы өчен «Кунакчыллык. Эшне яңадан башлау 2022» белем проектын тәкъдим иттеләр.
Компетенция дәрәҗәсен күтәрергә һәм даими сервиска һәм клиентларга юнәлтелгән булуга ярдәм итү методикаларын алырга мөмкинлек бирүче бу белем бирү чарасында 156 милекче, кунакханәләрнең, шифаханәләрнең, глампингларның, туроператорларның, рестораннарның һәм Татарстанның башка туристлык предприятиеләренең идарәчеләре һәм җитәкчеләре катнашты.
Чараның темалары һәм спикерлары:
- «Уен формасы аша идарә итү: техника, практика» - Маштакова Галина, GMC Consulting кадрлар һәм идарә консалтингы компаниясе;
- «Стандартлар призмасы аша сервис. FO һәм F&B актив сату» – Микрюкова Валерия, Mirros Hotels Group идарәче компаниясе;
- «Персонал: кабул итү, саклап тоту, мотивацияләү» – Победоносцева Елена, UnoDosTres консалтинг компаниясе.
Чараны онлайн форматта әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://rutube.ru/video/264d4a9a2c7fcbd03265eaa05a0b2d4b/
Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында экскурсоводларны аттестацияләү буенча икенче утырыш узды. Аттестациядә 3 елдан артык эш стажы булган 5 кеше катнашты, алар практик биремне уңышлы үтәделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 июленнән барлык экскурсоводлар да Татарстан Республикасы территориясендә экскурсия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен республика аттестациясенә ия булырга тиеш булачак. Әлеге аттестациядән башка экскурсоводка (гидка), тәрҗемәче-гидка экскурсия эшчәнлеген башкару тыелачак.
Аттестацияне уздыру өчен хакимиятнең җаваплы органы – Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты. Дәүләт комитеты документлар кабул итә һәм кандидатларның белемнәрен бәяли торган аттестация комиссиясен төзи.
Аттестация турында тулырак әлеге сылтама буенча: https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov.htm. Дәүләт комитетында элемтә өчен – Гайнатуллина Русалинә Әсхәт кызы, туризм индустриясен үстерү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы, тел.: (843) 222-90-39, e-mail: Rusalina.Gaynatulina@tatar.ru.
Бүген Раифа Богородица монастыренда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Интеграция» инвалидлар җәмгыяте карамагындагы балалар өчен экскурсия уздырылды. Чараны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге һәм «Интегра-тур» махсуслаштырылган туристлык компаниясе партнерлары ярдәмендә оештырды. Тыюлык территориясендә экскурсантлар Татарстанның иң әһәмиятле рухи мәдәният үзәкләренең берсе белән таныштылар, ике төп ир-атлар монастыре храмында һәм изге чишмә часовнясында булдылар.
35 актив ихтыяри заттан торган Татарстан Республикасы делегациясе 5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Мәскәүдә уза торган гражданнар катнашындагы «#МЫВМЕСТЕ-2022» халыкара форумында катнаша.
Делегация составына Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясыннан яшьләр – генераль директоры Бәширова Юлия Владиславовна һәм волонтер Фәйзулина Алена Камил кызы – туристлык өлкәсендә «Елның ихтыяри заты – 2022» конкурсында җиңүче кергән.
Чара Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 45тән артык иленнән (Кытай, АКШ, БДБ илләреннән, Испания, Аргентина, Африка илләреннән) 10 мең битараф булмаган, халыкның тормыш сыйфатын күтәрер өчен гамәл кылырга әзер булган кешеләрне һәм социаль үзгәрешләр лидерларын берләштерә.
Алена Камил кызы, туристлык өлкәсендә «Елның ихтыяри заты – 2022» конкурсында җиңүче.
12 декабрьдә 09:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Татарстан кунакханәләре берләшмәсе, Казан һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары берләшмәсе, Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары берләшмәсе, «Татарстан шифаханәләре» Республика шифаханә-курорт учреждениеләре берләшмәсе, Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе һәм Казан шәһәренең туристлыкны үстерү комитеты катнашында туристлык тармагы өчен «Кунакчыллык. Эшне яңадан башлау 2022» дигән белем бирү проектын уздыра. Сезне җитәкчеләрнең компетенция дәрәҗәсен күтәрү һәм даими сервис һәм клиентларга юнәлтелгән ярдәм методикаларын алу өчен проектта катнашырга чакырабыз.
Спикерлар һәм сылтама буенча чарага теркәлү: https://aokrt.timepad.ru/event/2258068/, предприятиедән 1 кешедән артык түгел. Үткәрү урыны: Kazan Palace by Tasigo, Crystall залы (Казан шәһәре, Калинин ур., 3Б)
Свияжск калкулыклары» – бөтен сезонда эшли торган шәһәр-курорты республика халкын һәм кунакларын Идел буеның һәм төбәкнең иң яхшы тау чаңгысы комплексларының берсенә чакыра.
Гаилә белән ял итү, корпоратив чаралар һәм спорт ярышлары өчен универсаль мәйданчык Идел һәм Зөя кушылган урында урнашкан һәм инде үз кунакларын мәнфәгатьләренә карап, ял белән сөендерә ала.
Тау битләрендә чаңгы, сноуборд, кар машиналарында йөреп була – хәзерге вакытта җиңел, катлаулы, өйрәнү һәм тюбинг трассалары прокат өчен ачык, биеклекләр арасындагы аерма 165 метр тәшкил итә, шулай ук «Кар шәһәрчеге» дә ачык, анда балалар кызыксынып вакыт үткәрә ала.
Курорт территориясендә фин сауналары булган 110 Альп йорты, гомуми саны 200 номер булган өч кунакханә, бассейнлы SPA комплексы урнашкан, традицион милли ашларны татып карау өчен кафе һәм рестораннар эшли.
Сайт битендә курортның кышкы истәлекле урыннары турында тулырак мәгълүмат бар: https://sviyaga-hills.com/?ysclid=lbc6cmyno5844875486.
7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән онлайн-форматта «Татарстанда ялның яңа форматы — глампинглар һәм экоотельләр белән танышабыз» темасына вебинар узачак.
Вебинарда катнашучыларга республиканың иң шәп объектларының кайда булуы, туристлар өчен нәрсә җәлеп итүе, шулай ук, Татарстан Республикасының күренекле һәм күренмәгән урыннары буенча хыялларыгызның сәяхәт планын мөстәкыйль төзү өчен, DaybyDay.tatar сәяхәт платформасы белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Вебинарга теркәлү өчен сылтама аша узыгыз: https://profi.travel/events/webinars/show/167804.