Бу көннәрдә Тәһранда уза торган TITE туристлык күргәзмәсе алдыннан җирле агентларга һәм туроператорларга Россиянең өч башкаласының туристлык потенциалын тәкъдим иттеләр. Тиздән Татарстан иранлылар өчен дә якынрак булачак.
«Nordwind» авиакомпаниясе 28 марттан Тәһранга туры очышлар ясый башлый.
Иран да безнең өчен якынлаша – Тәһранга билет бер якка 6900 сумга төшәчәк. Беренче рейс 28 мартта сишәмбе көнне узачак, ә инде 28 апрельдән башлап атнага ике тапкыр сишәмбе һәм җомга көннәрендә очышлар башкарылачак.
Презентацияне Мәскәүнең Туристлык комитеты оештырды.