Yurt Resort глэмпингы Шемелка елгасы ярындагы яңа уңайлы йортларда кунаклар көтә

2023 елның 11 феврале, шимбә

Ул Татарстанның Питрәч районының бик матур һәм тыныч урынында, Кощаково поселогында урнашкан.  Бер яктан, территория буйлап Шемелка елгасы ага, анда җәй көне сап-бордларда шуарга мөмкин булачак, ә икенче яктан территория ак төстәге каеннар белән әйләндереп алынган, бу – «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр җәлеп итеп оештырылган тагын бер проект. 

Барлык уңайлыклары булган 10 йорт 4әр кешегә исәпләнгән, алар инде яраткан кунакларга стильләштерелгән тирмәләргә өстәмә төзелгән.

Шулай ук ял итүчеләр өчен: учак зонасы, сноутюблар өчен битләү, чаңгы сукмагы, аерым торган тирмәдә туклану оештыру мөмкинлеге бар, шунда ук кунакларны килү көнендә хуш исле чәй белән дә каршы алалар.

Ял итү хәләл стандартларына туры килә һәм балалы гаиләләр өчен бик яхшы, шәһәр ыгы-зыгысыннан ялгызыэ да ял итеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International