Бүген, дөнья сәхнәсенең күренекле опера җырчысы һәм якташыбыз Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан, агач флигелендә танылган җырчы туган йортта тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашты.
Тарихи белешмә: Федор Шаляпин 1873 елның 13 февралендә Иван һәм Авдотия Шаляпиннар гаиләсендә сәүдәгәр Лисицин йортында, Рыбнорядская урамында, 10 йортта (бүгенге көндә Пушкин урамы) туган, икенче көнне Богоявленский чиркәвендә чукындырылган, җырчының балачагы һәм яшьлеге Казанда узган.
Казан үзәгендәге уңайлы ишегалды күп кенә казанлыларга таныш, экскурсоводлар Федор Шаляпин тормышы турындагы тарихны үз хикәятләренә бик теләп кертәләр, ә җырчының туган йорты фонында сурәтләнгән иске фотосурәт буенча яңартылган агач флигель республика халкы һәм кунаклары өчен тагын бер җәлеп итү ноктасы булды.