Татарстан Республикасы турбизнесы вәкилләре игътибарына – 13-15 апрельдә Минскида «ЯЛ-2023» туристлык хезмәтләре ярминкәсе узачак

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2023 елның 13-15 апрелендә Минск шәһәрендә, Беларусь Республикасы, «ЯЛ-2023» 25 нче Халыкара язгы туристлык хезмәтләре ярминкәсе узачак.

Күргәзмәдә сез Беларусь Республикасының туристлык потенциалы белән якыннан таныша аласыз: медицина, эко-, гастрономия һәм SPA-туризм, шулай ук туристлык маршрутларыгызны рекламалау, партнерлар белән очрашулар оештыру, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге алачаксыз.

Күргәзмә турында тулырак: http://tourexpo.by/  

«ЯЛ-2023» күргәзмәсендә катнашу мәсьәләләре буенча – Наталья Лазарчик, моб.телефон: (+375 29) 889-56-63 (WhatsApp, Viber, Telegram), Кол.телефон: (+375 17) 334-01-31, e-mail: tourfair@belexpo.by.

Исегезгә төшерәбез, Минск белән Казанны «Belavia» компаниясенең туры авиарейслары тоташтыра. Рейслар атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Бер якка билет бәясе 6 400 сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International