8нче июль 16.00дә ТРның Милли сәнгать музее казанлылар һәм башкала кунакларын классик гитара концертына чакыра.
Чарада Дагстан Республикасының атказанган артисты Айнур Бегутов чыгыш ясый. Ул Көнбатыш композиторлары әсәрләрен башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Концертка музейга алынган билет белән керергә мөмкин.