Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе була

2014 елның 4 июле, җомга

1-3 август көннәрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында кул эшләре тәкъдим ителгән VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уздыра.
Алабугага ярминкәгә беренче тапкыр Кырым Республикасыннан, Беларусьтан, Үзбәкстаннан да осталар килә. Алар хатын-кызлар өчен мөгездән эшләнгән бизәнү әйберләре, картиналар, данлыклы Бохара пычакларын һ.б. алып киләчәк.

Ярминкәдә шулай ук беренче тапкыр “Изге Рус: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” күргәзмәсе уза. Ул Удмуртия Республикасының төбәк бүлеге тарафыннан рухи һәм тарихи кыйммәтләрне торгызу максатыннан оештырыла. Күргәзмәдән тыш, мастер-класслар да үткәреләчәк.

Ярминкәдә тәкъдим ителә торган товарлар елдан-ел төрлеләнә бара. Анда алтын белән чигелгән әйберләр дә, төрле материалдан әзерләнгән курчаклар, керамика, зәркән, тире, күн эшләнмәләре, фарфор һ.б. бик күп төрле материалдан ясалган кул эшләнмәләре сатылачак.

Өч көн буе төрле иҗат коллективлары кунакларның күңелен күрәчәк. Анда чын-чынлап XIX гасыр ярминкәләре рухын тоярга мөмкин булачак. Шулай ук ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе дә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният минисртлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International