Удмуртиядә реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакырабыз

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты 2016 елның 14-16 октябрендә Удмуртиядә узачак реклама-мәгълүмат турында катнашырга чакыра. Катнашырга Россия Федерациясе буенча туристлар җибәрүдә махсуслаштырылган туристик компанияләр хезмәткәрләре чакырыла.

Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт һәм экскурсия хезмәте күрсәтү). Казан-Ижевск-Казан маршруты буенча бару өстәмә түләнә (билетлар катнашуны раслатканнан соң мөстәкыйль алына).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International