Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина БарабановаӨлкәннәр көненә багышланган концертта булып, анда ул котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул чара кунакларына мөрәҗәгать итеп, мондый вакыйганың мөһимлеген билгеләде: "Өлкән кеше көне – бик кирәкле бәйрәм, шул сәбәпле безгә әби-бабайларны котларга һәм аларга күрсәткән хезмәтләре өчен тагын бер тапкыр “рәхмәт” әйтергә мөмкинлек туа. Һәм иң мөһиме - алар сәламәт булсын!".
Концертта районның иҗат коллективлары һәм шулай ук хореография һәм вокаль аксамбльләр чыгыш ясады.