4 августта Казанда бортында 171 Кытай туристы белән Урумчи (КНР) –Казан – Урумчи беренче туры туристик чартер рейсын тантаналы каршы алу церемониясе булды. Очрашу церемониясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Татарстанга Кытай туристларының турыдан очу туристик программасы - 2015-2016 елларда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районының туризм буенча идарәсе һәм КНР туроператорлары үткәргән чаралар һәм уртак эшләр нәтиҗәсе. .
Рейс операторы булып «Xinjang China International Travel Service» туристик компаниясе тора. Рейс бу елның 24 октябренә кадәр атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә булачак. Әлеге операцион чорда эш уңай икътисалдый нәтиҗә биргән очракта очу программасы 2017 елда да торгызылачак.
Үзләренең Россиягә җиде көнлек визитларында Кытай туристлары ике көн Татарстанда булачак, шулай ук Мәскәүгә, Санкт-Петербургка барачак. Татарстанда кунаклар Казан Кремленең истәлекле урыннарын карый, Бауман урамы буйлап җәяүле поход ясый алачак, экскурсия барышында шәһәр белән якыннан танышачак, В.И.Ульянов-Ленин музеенда булу мөмкинлеге биреләчәк.
5 августта 18 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Каргопольск тарих-архитектура һәм сәнгать музееның фонд җыентыгыннан «Каргопольск уенчыгы» күргәзмәсен тантаналы ачу була.
Экспозиция Архангельск өлкәсендә саклана торган борынгы һөнәр – әлеге төньяк регион өчен традицион кызыл балчыктан ясала торган уенчыклар белән таныштырачак. Килүчеләр бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы, аның XX гасырның 1930 еллары ахырында ничек торгызылуы һәм безнең көннәрдә популярлашуы турында белә алачак.
Каргорольск уенчыгының үзенчәлеге аның борынгы традицияләргә бәйле булуында, пластика һәм сәнгатьнең уртаклыгында, архаик символлар белән бизәлешендә. Бу һөнәр игенчеләрнең көндәлегенә һәм бәйрәмнәренә дан җырлый: хатын-кызлар һәм мужиклар җир сукалый, чабата үрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, бизәнгән кызлар һәм кавалерлар кадриль бии, яшь киленнәр кокошникларда бәлеш белән сыйлый, пар атлар ашыга. Уенчыклар тематикасында йорт хайваннары һәм җәнлекләр аерым урын алып тора. Еш кына алар крестьян киеменә киенеп кеше образында гармошкада уйныйлар, бииләр, чанада шуалар.
Борынгы күренешләр табигый көчләрне яклаучы, гаилә яклаучысы – хатын-кыз образы Берегиня белән бәйле. Аны еш кына кулына кош тоттырып ясыйлар. Кызыл балчыктан төрле сыбызгылар; үрдәк, кош Сирин, үгез яисә кош гәүдәсендә карт. Боларның барысы да Каргопольск уенчыгын әкият, җыр фольклоры белән туганлаштыра. Узган гасыр уртасында уйлап чыгарылган сюжет образлары арасына Полкан – ярым кеше – ярым ат та килеп керә.
2 августта Татарстан башкаласында Казан Кремле буенча фотокросс була. Акция Россия Банкының яңа банкнотларына эләгү мөмкинлеге өчен көрәштә республиканың төп символын яклау өчен үткәрелә.
Фотокросста бөтен теләүчеләр катнаша ала, ә идеаль ракурсны эзләүне кызыклырак итү өчен оештыручылар җиңүчеләр өчен заданиеләр һәм кыйммәтле бүләкләр әзерләп, аңа ярыш рухы кертергә булганнар.
Мәсәлән, Татарстанның төп символларының берсенә яңача карау мөмкинлегеннән тыш, фотокросста катнашучылар иң әйбәт рәсем өчен бүләккә фотокамера, экшн-камера яисә селфи-папка ала алачак.
27-28 июльдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Урумчи шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) булды. 27 июльдә Татарстанның туристик мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Очрашуда сәламләү сүзе белән Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гули Абулиму ханым чыгыш ясады. Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың бай туристик ресурслары һәм заманча инфраструктура мөмкинлекләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты белән Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Белешмә өчен: Синьдзянь-Уйгур автоном районы - Кытайның төньяк-көнбатышындагы төбәге. КНРның мәйданы буенча иң зур территориаль-административ берәмлеге. 2010 ел торышы буенча, СУАР халкы 21 813 334 кеше тәшкил итә. Синьцзянда 47 милләт яши, шулардан иң күбе — уйгурлар, китайлылар (хань),казахлар, дунганнар (хуэй), ойратлар, монгол-чахарлар, кыргызлар, сибо, «таҗиклар» (сарыкольцылар и ваханчылар), үзбәкләр, маньчжурлылар, даурлар, татарлар һәм руслар.
Алабугада беренче тапкыр урамда ашау фестивале уза. Гадәти булмаган вакыйга гурманнарны 27 августта - шәһәр көнен уздырганда җыя. Ачык һавадагы зур кухня «Молодёжный» стадионы һәм Шишкинские пруды территориясендә ачыла. Урамда ашау фестивалендә җирле пешекчеләр һәм рестораторлар гына түгел, ә күрше шәһәрләрдән дә кухня осталары катнаша.
Урамда ашау фестиваленнән тыш, шәһәр көнендә Алабугада яшәүчеләрне һәм кунакларны «Ут поэзиясе» традицион халыкара пиротехника сәнгате фестивале көтә. Анда Мәскәү, Казан, Волгоградтан һәм шулай ук Мальтадан килгән пиротехниклар да катнаша.
Фильм 28 июльдә Россия киносы елына багышланып «Кинолето» проекты кысасында уздырыла.
Паркта концерт программасы күрсәтелә, «Текила» кавер-төркеменең тере музыкасы астында Аргентина тангосы буенча мастер-класслар үткәрелә. Анда букроссинг, китап күргәзмәләре, танылган шагыйрьләр һәм язучылар чыгышлары, китап күргәзмәләре белән «Әдәби ишегалды» эшләячәк.
Кино алдыннан балалар өчен «Татармультфильм» студиясеннән «Зилантов әкиятләре» мультипликация трилогиясе күрсәтелә: «Умарта корты һәм Кигәвен», «Кем иң көчле?», «Гусенок и Лебеденок».
Чаралар 18.00 сәгатьтә башлана, кинокүрсәтү 21.00 сәгатьтә старт ала.
Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Богоявленский соборының танылган манарасы эчендәге яңа күзәтү мәйданчыгында булды. Чиркәү манарасы әлегә кадәр шәһәрдә иң биек биналарның берсе булып тора – 74 метр. Корылма 1895 елдан алып 1897 елга кадәр төзелгән, махсус манара өчен Мәскәүдә 8,5 тонналы кыңгырау ясалган!
Казанны шушы биеклектән үз күзләрең белән күрү өчен 218 баскыч менәргә кирәк. Менгәндә уникаль кирпеч кладканы һәм борынгы агач балкаларны күрергә була. Ә инде югарыдагы мәйданчыктан 360 градус ракурс белән Казанның кабатланмас күренеше ачыла.
Керү билеты да кыйммәт түгел – өлкәннәр өчен ул 100 сум, 12 – 18 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр өчен – 50 сум тора. Ә иң кечкенәләр бушлай керә ала.
28 июльдә «Джаст» креатив төркеме Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә казанлылар һәм башкала кунаклары өчен «Эпохалар көрәше» тарихи квесты уздыра. Квест катнашучысы булган шәһәр кешеләре үзләрен бөек вакыйгаларның бер өлеше итеп сизә алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Чара программасына ТР Милли музее экспозицияләрен карау һәм шулай ук «Легендар ачышлар» практикумы кертелгән. Оештыручылар тарихи шәхесләрнең серен ачарга һәм катнашучыларны уен интерактив формасында Казан тарихы белән таныштырырга вәгъдә итә.
31 июльдә Казан Россиянең иң магик шәһәренә әйләнәчәк. Бу көнне Горький исемендәге паркта фокусчылар фестивале уза, дип хәбәр итә оештыручылар.
Әлеге вакыйга Татарстан башкаласы кабул итәчәк иллюзия сәнгатенең беренче фестивале булачак.
Фокусчылар фестивале – магия сәнгатенең танылган мэтрларының кабатланмас фокусларын үз күзләрең белән күрә алу мөмкинлегеннән тыш, казанлыларга үз осталыкларын да киң аудиториягә чыгарырга уникаль шанс бирәчәк.
Россия кече шәһәрләренең исемле алмагачлары бакчасы Алабугада булачак. Спас ярминкәсе көннәрендә Алабугада «Традицияләрнең табигыйлыгы» Россия кече шәһәрләренең II Фестивале узачак. Аны тантаналы ачу чаралары 6 августка планлаштырылган. Фестивальнең учредительләре һәм оештыручылары булып Россия кече туристик шәһәрләре берләшмәсе, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тора. Проект Россия мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Фестивальдә кече туристик шәһәрләр берләшмәсенең 9 шәһәр-вәкиле катнаша: Алабуга, Углич, Каргополь, Соликамск, Елец, Кунгур, Мышкин, Суздаль, Тобольск. «Күпсанлы һәм төрле мәдәни, иҗади мәйданчыклар, колорит сәүдә рәтләре, фольклор чыгышлар һәм кулланма сәнгать һәм халык промыселлары мастер-класслары бәйрәм атмосферасы тудырачак, фестиваль чараларын бизәп торачак», - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.