Россия Банкының яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүнең онлайн этабы тәмамланды. Соңгы көннәрдәге киеренке көрәштә Казан һәм Севастополь твояроссия.рф. сайтының турнир таблицасында лидерлыкка чыкты.
Татарстан башкаласы Казан Кремле һәм Казан федераль университеты символлары белән 421 мең 748 тавыш белән икенче урын алды. Халык яклавы рейтингын 428 мең 718 тавыш нәтиҗәсе белән Севастополь алды.
Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалының туры эфирында россиялеләрнең смс-хәбәр җибәрү ярдәмендә тавыш бирүнең йомгаклау нәтиҗәсен үзгәртү буенча соңгы мөмкинлеге булачак, аннан соң Үзәк Банкның 200 һәм 2000 сум номиналлы купюраларга куячак шәһәр һәм символлар игълан ителәчәк.