Бүген "Крутушка" шифаханәсендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды. Анда Рәис урынбасары Лиана Сәетова катнашты. Төп темасы республикада шифаханә-курорт эше үсеше булды. Аерым алганда, турфирмалар һәм шифаханәләрнең үзара хезмәттәшлеге.