Игътибар! Барлык активларга һәм талантлыларга! Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты туристлык индустриясе үсеше бүлеге җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итә.
Туризмда бер генә көн дә кичәгесенә ошамаган. Бу өлкәдә эшләп, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында үзеңнең туган җиреңне төрле ракурсларда белергә, аны яңача күрергә һәм аңа гашыйк булырга була. Без бүген нәрсә эшләсәк тә, ул безнең Республика үсеше өчен мөһим, димәк ул безнең өчен дә мөһим.
Туристлык индустриясе үсеше бүлеге җитәкчесе бурычларына туристлык дестинациясе буларак республиканы үстерү, ВУЗлар һәм мәктәпләр белән эшләү,төрле һөнәри конкурслар оештыру, авто һәм елга туризмын актив үстерү, яңа идеяләрне үстерү һәм вакыйгалы туризмга ярдәм итү һәм башка кызыклы эшләр керә! Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында эшләп сез үзегезне дә үстерә, һөнәри дәрәҗәгезне арттыра һәм иң якты уйларыгызны тормышка ашыра алачаксыз.
Әлбәттә, кандидатларга безнең билгеле таләпләр дә бар:
1.Специалитет, магистратура дәрәҗәсеннән түбән булмаган югары һөнәри белем.
2. Белгечлек буенча эш стажы (туризм өлкәсендә яисә туризм өлкәсе белән охшаш өлкәләрдә) өч елдан да ким яисә дәүләт хезмәтендә 2 елдан да ким булмаган стаж .
3. Әйбәт аналитик осталык.
4. Аналитик материаллар һәм чыгышлар язу осталыгы.
5. Инглизчә сөйләшә белү.
6. Кирәк вакытта коллективны үз артыннан ияртә ала торган тумыштан лидер булу.
Резюмене хәзер үк җибәрегез - tourism.rt@tatar.ru
7 февральдән Алабуга дәүләт музей–тыюлыгында кызыклы «Дөнья курчаклары» күргәзмәсе эшен башлый. Ул килүчеләргә 100дән артык илдән 278 экспонаттан торган төрле халык курчакларының якты дөньясын ачачак. «Дөнья курчаклары» күргәзмәсе уенчыкларның төрлелеге белән генә түгел, ә билгеләнешләре белән дә шаккаттыра. Биредә, мәсәлән, курчак-перевёртышларның ни өчен кирәк булуын һәм ун куллы курчакның ни өчен куллары күплегенбелергә була. Экспозициядә шулай ук нәфис япон фарфор курчаклары һәм төрле Аллаһны тасвирлаган йолып калу корбаны ролендә чыгыш ясаган борынгы антропоморф сыннар, усал җан ияләре өчен «тозаклар», саклагыч һәм талисманнар күрсәтелгән. Тагын бер бүлек — мистерий һәм театр курчаклары. Аларның тарихы бу уенчыкларның күп образлы роль функцияләрендә күрсәтелгән.
18 февральдә Казанда тагын «Кызу кыш» әйләнеп кайта! Тамашалы көрәш Россиянең төрле регионнарыннан 200дән артык кешене җыячак. В.И.Ленин исемендәге КДК мәйданының Россия заманча кылыч көрәше Федерациясе версиясе буенча ярыш мәйданына 6-7 яшьтәге иң яшь спортчылар чыгачак. СМБ спортчыларының эстафетасын көннең иң төп ярышы–дөньяда иң каты һәм компромиссларсыз "Донжон Кубогы" турниры үз кулына алачак, анда көрәшчеләр 1х1форматында ярышачак, алардан соң көрәш мәйданында 3х3 форматында HMB Russiaкагыйдәләре буенча көрәш узачак.
Шулай ук, көн дәвамында халык сәнгате эшләнмәләре ярминкәсе, балалар интерактив мәйданчыгы, нурлы-арбалет тиры, күп төрле мастер-класслар эшләячәк. Килүчеләр спорт кылычлары – тямбарларда көчен сынап карый, урта гасыр биюләре һәм TEUFELSTANZ - True & EvilMedievalFolk тан чын урта гасыр концерты катнашучысы була алачак.
2017 ел сезонында Крымның туристлык мөмкинлекләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан чыгып, 1сеннән 3 мартка кадәр "Мрия" ( Ялта шәһәре) шифаханә-курорт комплексында"Ачык Крым" IV Халыкара Туристлык форумын уздыру планлаштырыла
Форумның максаты - туристлык бизнесы вәкилләре арасында ачык диалог булдыру, 2017 елның язгы-җәйге чорында конкурентлыкка сәләтле туристлык продуктларын демонстрацияләү. Чарада катнашучылар арасында – Россия Федерациясе регионнарының власть органы, туристлык өлкәсе предприятиеләре вәкилләре, туристлык өлкәсе маркетологлары, профильле иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, Крым Республикасының курорт регионнары муниципаль берәмлекләре хакимиятләре. Форум программасы белән пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, укыту семинарлары һәм шулай ук "Пляж дөньясы" конференцияләре һәм заманча пляж технологияләре һәм җиһазлары күргәзмәләре уздыру каралган.
Казанда "Яшь һөнәр ияләре" ( WorlsSkills Russia) Региональ чемпионаты үз эшен дәвам итә. Кичә"Корстон" ГРКның "Отель белән идарә итү" мәйданчыгында берьюлы берничә модуль буенча ярышлар булды: телефоннан сөйләшү, бронь алу һәм урнашу процедуралары. Катнашучыларга модуль буенча кирәкле гамәлләрне башкарудан тыш, кунаклар белән инглиз телендә аралаша белүләрен дә күрсәтергә кирәк иде. Чын отельдәге ситуацияне булдыру өчен Казан шәһәрендә региональ чемпионат, Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе һәм Красногорск шәһәрендә Россиянең илкүләм чемпионаты призеры (3нче урын) Ксения Петухова чакырылган иде – ул яңа килгән кунак ролен башкарды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү өчен конкурста катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Туристлык индустриясе үсеше бүлегенә «җитәкчеләр» вазифаи категориясенең төп төркеме буенча, «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча, дәүләт программалары үсеше һәм гамәлгә ашыру бүлегенә «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча һәм бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә «тәэмин итүче белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 02 феврален кертеп Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында тагын да җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.
Бүген Василий Аксёновның Музей-йортында туроператорлар өчен реклама-мәгълүмат туры булды. Музей тарихының структурасы һәм тарихы белән танышу программасына йорт буенча экскурсия, "Картджентельмен визиты" документаль фильмын карау, заманча экспозицияләр белән танышу керде.Кунаклар шулай ук мини-отель номер фондын, ресторан һәм ачык веранданы күрә алды. Төп программадан соң түгәрәк өстәл булып, анда туроператорлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тәкъдимнәр кертте.
Казан 2016 ел нәтиҗәләре буенча дүртенче урын алып, Россия шәһәрләре арасында чит ил туристлары өчен иң популяр булган бишлеккә кергән. Мондый нәтиҗәне RoomGuru.ru. отельләр эзләү һәм бронь алу Россия сервисы аналитиклары ясаган.
2016 елның 1 февраленнән 31 декабренә кадәр тикшерүләр алып бару нәтиҗәсе буенча чит илдән килүчеләр өчен иң таләп ителгән Россиянең 10 топ шәһәренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Казан, Иркутск, Калининград, Новосибирск, Екатеринбург, Хабаровск һәм Мурманск кергән.
Чит ил кешеләре узган елда Казан кунакханәләрендә уртача 4,5 төн яшәү өчен тәүлегенә якынча 3 мең сум түләнә торган бронь алган.
2017 елның 1 гыйнварыннан күчмә туризм өлкәсендә эшчәнлек алып барган элеккеге шартларны үзгәртүгә кагылышлы өстәмә законнар кертү кысасында (җаваплылыкны финанслар белән тәэмин итү, «ТУРПОМОЩЬ» Ассоциациясендә әгъзалык) туристлар өчен финанс гарантияләренең яңа механизмы – күчмә туризм өлкәсендә туроператорларның шәхси җаваплылыгы фонды төзелә.
Исегезгә төшерәбез, туроператорларның шәхси җаваплылыгы фондлары 2017 елның 31 гыйнварына кадәр төзелергә тиеш!
Законнардагы үзгәрешләр мәсьәләсе буенча консультацияләр алу өчен 222 90 30 телефоны буенча мөрәҗәгать итү сорала
28 гыйнварда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Габтелгаяз улы Шәйхразиев катнашында«Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының 2016 елда эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» коллегиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре.
Татарстан Республикасы туризм өлкәсендә Россия Федерациясе регионнары арасында лидерларның берсе булып тора, өлкәне үстерү күрсәткечләре буенча тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә.Республикага туристлар агымының еллык үсеш темпы 13,5 % тәшкил итә, туризм өлкәсендә хезмәтләрне гамәлгә ашыру күләмен арттыру темпы – 17,0 %.
Төп күрсәткечләр үсеше динамикасында 2016 елда уңай тенденция арадаш мәгълүматларда күренә. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме (арадаш өлкәләрне исәпкә алып) 2016 елда 19,5 млрд. сум тәшкил итте. 2016 елда кунакханә хезмәтләре күрсәтү үсеше темпы 2015 елның күрсәтелгән чоры күрсәткечләренә караганда - 2,9 %, туристлык хезмәтләре – 2,0 %, шифаханә-сәламәтләндерү – 5,6 % тәшкил итте.
Татарстан Республикасына килгән чит ил гражданнары саны 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6,7 % артты һәм 250 506 кеше тәшкил итте.
Республиканың төп туристлык үзәкләрендә туристлар агымы үсеше 2015 ел күрсәткече белән чагыштырганда уртача 45,9% тәшкил итте. УФМС мәгълүматлары буенча, Татарстанга килгән гражданнары буенча илләр бишлегенә керә: Төркия - 13 466 кеше, Кытай - 10 198, Германия - 6 296, КНДР - 2 657, Һиндстан - 2 651 кеше.