ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

26 гыйнварда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Ивановның Тунис Республикасы делегациясе белән очрашуы булды. Очрашу барышында туристлар агымын арттыру, Казан һәм Тунис арасында туризм үсеше перспективалары һәм даими рейслар турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук кунаклар Тунис Республикасының туристик компанияләрне инвестицияләргә әзер торуын белдерде. Болардан тыш, Татарстан Республикасын, аерым алганда Казан, Алабуга, Бөек Болгар кебек һәм башка шәһәрләрнең туристлык мөмкинлекләре тәкъдир ителде.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

27 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Пушечный Двор музеенда М.Т.Калашников исемендәге укчы корал музей-күргәзмә комплексы фондының «Легендар Калашников» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә дәүләт оборонасын ныгытуга зур өлеш керткән, танылган Калашников автоматы тарихы һәм конструкторлык эшчәнлеге нигезендә Россия армиясе кораллы системасын эшләгән һәм төзегән рус конструкторы тормышы тарихын ача.

Күргәзмәдә Михаил Калашниковның шәхси әйберләре, күкрәк билгеләре, орденнары, медальләре, хәрби билгеләре, аның исеменә, автомат ясалу тарихына бәйле сувенирлар һәм истәлекле символика, макетлар һәм экспонатлар, корал һәм корал әйберләре куелган.


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты кадрлар резервына керү конкурсында катнашу өчен документлар кабул итүне дәвам итә. Туристлык индустриясе үсеше бүлегенә - «җитәкчеләр»вазифаи категориясенең төп төркеме буенча, «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча, дәүләт программалары үсеше һәм гамәлгә ашыру бүлегенә - «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча һәм хисапчы исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә - «тәэмин итүче белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча. 

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы Б.Пастернак тууга 127 ел тулуга багышланган «Иҗат максаты – фидакарьлек!» дигән ел саен уздырыла торган Борис Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаручыреспублика конкурсына заявкалар кабул итә.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министерлыгы, «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ГБУК. 2017 елда конкурс темасы – «Рус поэзиясенең көмеш гасыры». Конкурс 2017 елның 7сеннән 28 февральгә кадәр Б.Пастернакның Мемориаль музеенда уздырыла.

2017 елның 24 гыйнварында «Ривьера» ГРКда Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ярдәмендә «Татарстан Республикасы туризмын үстерү үзәге» АНО оештыруында Татарстан Республикасы отельерларының ябык киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында каралган төп мәсьәлә - ТатарстанРеспубликасы отельерларының аерым Ассоциациясен булдыру. Мондый инициатива базардагы яңа үзгәрешләр белән аңлатыла, хәзер отель берләшмәсе яңа үсеш этабына кереп, үз структурасын төзергә әзер.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

25еннән 29 гыйнварга кадәр Студентлар көннәре кысасында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы студентларга музейга бушлай керү билетлары бирүне оештыра (студент кенәгәсен күрсәткәндә).


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан делегациясе 19ыннан 22 гыйнварга кадәр Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә узган «Matka Nordic Travel Fair» Халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашты. Аңа Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетыннан Айгөл Балахонцева һәм күчмә туризм буенча хезмәтләр күрсәтүче республика туроператорлары: "Спутник-Гермес Казан", "Казан сәяхәтләр бюросы", "Персона Грата", Трэвел Эндвок" һәм "Башка үлчәнеш" вәкилләре катнашты. 30 кв.м.лы стендта Татарстанның төп туристлык үзәкләре күрсәтелде һәм алар арасында Зәя утрау-каласы һәм Алабуга бар иде.

22 гыйнварда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оешуының 23 еллыгын билгеләде. Татарстан Республикасы Президенты Указына ярашлы рәвештә 1994 елда Казан Кремле комплексы нигезендә Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы төзелде.

Россия Федерациясенең 2013-2020 елларда «Мәдәният һәм туризм үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысасында 2017 елда планлаштырыла:

- 14еннән 16 апрельгә кадәр «АКТИВ ЯЛ. РУС ҖӘЕ 2017» шоу-программасы белән күргәзмә-ярминкәләр(«Олимпийский» СК, Мәскәү шәһәре);

- 27сеннән 30 апрельгә кадәр «МОТОАРМИЯ 2017» күргәзмә-фестивале («Патриот» паркы, Мәскәү өлкәсе).


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залы Александра Дружинина уйлап чыгарган чын әкияткә ишекләрен ача. «Тынлык музыкасы» күргәзмәсе туган якның гаҗәеп табигате турында сөйләр, тамчы һәм бөҗәкләрнең могҗизалы дөньясына чакырыр. Александраның искиткеч матур һәм якты фотографияләре Алабуганың язгы дөньясына һәм фантазия почмакларына алып керер. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International