Казан популярлыгы буенча чит ил туристлары өчен Россия шәһәрләре арасында дүртенче булды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Казан 2016 ел нәтиҗәләре буенча дүртенче урын алып, Россия шәһәрләре арасында чит ил туристлары өчен иң популяр булган бишлеккә кергән. Мондый нәтиҗәне  RoomGuru.ru. отельләр эзләү һәм бронь алу Россия сервисы аналитиклары ясаган.

2016 елның 1 февраленнән 31 декабренә кадәр тикшерүләр алып бару нәтиҗәсе буенча чит илдән килүчеләр өчен иң таләп ителгән Россиянең 10 топ шәһәренә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Казан, Иркутск, Калининград, Новосибирск, Екатеринбург, Хабаровск һәм Мурманск кергән.

Чит ил кешеләре узган елда Казан кунакханәләрендә уртача 4,5 төн яшәү өчен тәүлегенә якынча 3 мең сум түләнә торган бронь алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International