28 гыйнварда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Габтелгаяз улы Шәйхразиев катнашында«Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының 2016 елда эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» коллегиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре.
Татарстан Республикасы туризм өлкәсендә Россия Федерациясе регионнары арасында лидерларның берсе булып тора, өлкәне үстерү күрсәткечләре буенча тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә.Республикага туристлар агымының еллык үсеш темпы 13,5 % тәшкил итә, туризм өлкәсендә хезмәтләрне гамәлгә ашыру күләмен арттыру темпы – 17,0 %.
Төп күрсәткечләр үсеше динамикасында 2016 елда уңай тенденция арадаш мәгълүматларда күренә. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме (арадаш өлкәләрне исәпкә алып) 2016 елда 19,5 млрд. сум тәшкил итте. 2016 елда кунакханә хезмәтләре күрсәтү үсеше темпы 2015 елның күрсәтелгән чоры күрсәткечләренә караганда - 2,9 %, туристлык хезмәтләре – 2,0 %, шифаханә-сәламәтләндерү – 5,6 % тәшкил итте.
Татарстан Республикасына килгән чит ил гражданнары саны 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6,7 % артты һәм 250 506 кеше тәшкил итте.
Республиканың төп туристлык үзәкләрендә туристлар агымы үсеше 2015 ел күрсәткече белән чагыштырганда уртача 45,9% тәшкил итте. УФМС мәгълүматлары буенча, Татарстанга килгән гражданнары буенча илләр бишлегенә керә: Төркия - 13 466 кеше, Кытай - 10 198, Германия - 6 296, КНДР - 2 657, Һиндстан - 2 651 кеше.