Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керүгә конкурста катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү өчен конкурста катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Туристлык индустриясе үсеше бүлегенә «җитәкчеләр» вазифаи категориясенең төп төркеме буенча, «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча, дәүләт программалары үсеше һәм гамәлгә ашыру бүлегенә «белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча һәм бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә «тәэмин итүче белгечләр» вазифаи категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 02 феврален кертеп Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында тагын да җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International