"Яшь һөнәр ияләре" чемпионаты дәвам итә

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда "Яшь һөнәр ияләре" ( WorlsSkills Russia) Региональ чемпионаты үз эшен дәвам итә.  Кичә"Корстон" ГРКның "Отель белән идарә итү" мәйданчыгында берьюлы берничә модуль буенча ярышлар булды: телефоннан сөйләшү, бронь алу һәм урнашу процедуралары. Катнашучыларга модуль буенча кирәкле гамәлләрне башкарудан тыш, кунаклар белән инглиз телендә аралаша белүләрен дә күрсәтергә кирәк иде. Чын отельдәге ситуацияне булдыру өчен Казан шәһәрендә региональ чемпионат, Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе һәм Красногорск шәһәрендә Россиянең илкүләм чемпионаты призеры (3нче урын) Ксения Петухова чакырылган иде – ул яңа килгән кунак ролен башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International