ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел ТР Милли музеенда 16сыннан 22 февральгә кадәр «Гадел Масленица ханым» бәйрәм атналыгы узачак. Музей кунаклары элек бәйрәмне ничек билгеләүләре турында белә алачак, «гадел дә, юмарт та» Май чабу тарихы белән танышачак. Әкият персонажлары кунакларга бәйрәм атналыгының һәр көне мәгънәсе турында сөйлиячәк һәм бу көннәргә бәйле гореф-гадәтләр белән таныштырачак. Чараның яшь катнашучылары халык уеннарының һәм күңел ачуларның бай дөньясына чума алачак.


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

10 февральдә  «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Минем гаилә коллекциясе» күргәзмә проекты кысасында «Узганга сәяхәт: Рафаэль Хәлитов гаилә җыентыгыннан төрки мәдәнияте әйберләре» күргәзмәсе ачылды.

 

Татарстан Россиянең иң популяр туристик регионнар унлыгына керде. Республикага 2016 елда 250 мең чит ил туристларын кертеп, 2,9 млн кеше килде. Рейтингны «ТурСтат» әзерләде.

Аналитиклар мәгълүматлары буенча, Казан туристлар арасында иң популяр булган шәһәрләр бишлегенә керде.Татарстан башкаласына 2,5 млн турист килеп киткән. 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 16%тәшкил итә. Рейтингта беренче урын Мәскәүгә бирелгән  4,55 млн чит ил туристын кертеп, 17,5 млнкеше. Аның артыннан Санкт-Петербург һәм Сочи бара - 6,9 млн һәм 6,5 млн кеше.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

С 14еннән 19 февральгә кадәр Татарстанның табигый тарих музее балаларны «Беренче класслы каникуллар»га чакыра. Бу программа кысасында беренче сыйныфтагыларны юл күрсәткечле мавыктыргыч квест, фәнни шоу һәм мастер-класслар көтә

 


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

14 февральдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы барлык гашыйкларга да бүләк әзерләде. ИзгеВалентин көнендә гашыйк пар музейга бер билет белән керә ала*.

Болардан тыш, «Эрмитаж-Казан» Үзәге Казанның иң матур күргәзмәсендә гүзәл туташ-ханымнарның мәхәббәт тарихын модалы киемнәргә һәм аксессуарларга юнәлтә. «Модерн эпохасында Love Story»программасы 16:00 сәгатьтә башлана.

17.00 сәгатьтә бөтен хисләр гаммасын тоярга «Мин Сезгә язам. Модерн стилендә мәхәббәт турында хат»мастер-класслары валентинкалары ярдәм итәчәк.

 

Бүген, 13 февральдә "Туризм – перспективалар һәм мөмкинлекләр 2017" Региональ Туристлык Форумы ачылды. 

Форумны ачуда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Артур Абдрәшитов, «Интурист НТК» директоры урынбасары Сергей Толчин һәм Мәскәүдә Төркия әмирлеге каршындагы мәдәният һәм туризм буенча киңәшче  Альпер Озкан катнашты.
Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, туризм буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Интурист НТК» тора.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның табигый тарих музее изге Валентин көнен оригиналь итеп билгеләргә чакыра. Үзенең икенче яртысын гаҗәпләндерергә теләүчеләр өчен музей романтик программа әзерләде.

Барлык килүчеләрне бу көнне ребуслар һәм төрле биремнәр бирелгән гашыйклар өчен мавыктыргыч квестлар, изге Валентин көненә бүләкләр ясау буенча мастер-класслар,тамашалы фәнни шоу, «Рухи почта» һәм башкалар көтә.

 


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы изге Валентин көненә карата «Ике кеше өчен музей» акциясен уздыра.14 февральдә бер бәядән гашыйк парлар өчен керү билетлары бушлай бирелә.

Яшь буенча чикләүләр юк!

2017елның 8 февралендә Гастрономия хисе/ Tasteexperience - 2016 Халыкара конкурсында чәк-чәк музее ( Казан шәһәре) 4 бүләк алды: "Сәяхәттә ашау" номинациясендә "Нәрсә татып карарга" категориясе буенча ашамлык турында иң яхшы хис алган өчен 1нче урын, "Ашау һәм традицияләр" номинациясендә " Россия халыклары традицияләре " категориясе буенча традицияләр сакланышы өчен 1нче урын, "Ризыктан киен" номинациясендә әйберне иң яхшы төргән өчен 2нче урын, "Эш десертка кадәр барып җиткәч" номинациясендә иң яхшы татлы хис өчен 3нче урын. 

 


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Изге Валентин көне, яисә барлык гашыйклар Көне — дөньяның күп илләрендә 14 февральдә билгеләнә торган бәйрәм. 7сеннән 14 февральгә кадәр Алабуга дәүләт музей–тыюлыгында декоратив-кул сәнгате музей–остаханәсе якыннарын кулдан эшләнгән бүләкләр белән шатландырырга теләүчеләрнең барысын да мастер–классларга чакыра. Безнең мастерларның әйберләрен сатып алырга теләүчеләргә әлеге бәйрәмнең традицион элементы — йөрәк төшерелгән сувенирлар әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International