Казан 8 Мартта парлашып ял итү өчен популярлыгы буенча РФ шәһәрләре арасында өченче булды.Шундый нәтиҗәне RoomGuru.ru. отельләрен эзләү һәм бронь алу буенча Россия сервисы аналитиклары ясады.
Рейтинг 2017 елның 7сеннән 9 мартка кадәр парлашып ялга килеп ял итү өчен бронь алу мәгълүматларына карап төзелгән. ТР башкаласын бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып китә.Болардан тыш, туристлар арасында иң таләп ителгән шәһәрләр дистәсенә Сочи, Түбән Новгород, Ярославль, Калининград, Екатеринбург, Псков һәм Вологда кергән.