Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү өчен «җитәкчеләр» (1 берәмлек) вазифаи категориясенең төп төркеме буенча дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә һәм «җитәкчеләр» (1 берәмлек) вазифаи категориясенең төп төркеме буенча туристлык индустриясе үсеше бүлегенә вакантлы вазифаны башкаруга конкурс игълан ителгән. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 22 февраленнән 14 мартка кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында мәгълүмат ТатарстанРеспубликасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга була: (843) 222-90-29, 222-90-27.