Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында 1сеннән 3 мартка кадәр булган Нижегородскөлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рәфис Борһанов, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Әбдрәшитов катнашты. Комитетка Нижегородск өлкәсе делегациясенең килү максаты булып туристлар җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу торды.