Сергей Иванов экология буенча ачык дәрестә катнашты

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Экология дәресе»республика акциясе кысасында Казанның 19нчы гимназиясендә узган ачык экология дәресендә катнашты.

Сергей Иванов мәктәп укучылары каршында чыгыш ясап, табигатьне саклау һәркем эше булуын һәм монда чүп-чарны эшкәртүгә генә түгел, ә су ресурсларын саклауга да игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Дәрес ахырында сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр алды: дәрес өчен дәфтәрләр һәм матур төсле китап. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International